Эниемя-жибярелмягян хатлар!

Стихи написала на татарском языке, размещены в разделе "Рецензии", так как здесь нет восприятия татарских букв.

Заранее благодарна читателям. С уважением, Танзиля.


Рецензии
Әниемә-җибәрелмәгән хатлар.

Әнием, сагынып хатлар язам,
Бик күрәсем килә үзеңне,
Җылы кочагыңа бер сыенып,
Сыйпар идем матур йөзеңне.

Мин бит әни яза беләм,
Көзен кердем мәктәпкә,
Хәрефләр таныйм, әлифба укыйм,
Сирәк кенә, әти куя мактап та.

Укып утырырга вакыт җитми,
Хатны яздым мин көчкә,
Йортта мин бит олы бала,
Мәшәкатьләр арта һәр көндә.

Ике ел саен сеңелем туа,
Аларны миңа тәрбиялисе була,
Эшсез торсаң усаллык туа,
Кайчак елап, акланасы була.

Әнием, мин сине кайгыртмыйм,
Әти мине яклый, ярата,
Күлмәк, ось-баш кайтара,
Корыч, барысын узенә карата.

Җитми әнием, миңа күзләрең,
Татлы – җылы сүзләрең,
Мөлдерәмә яшьле күзләрем,
Күңелем тулы серләрем.

Хатны куйдым качырып,
Белмим ничек тапшырыйм?
Әнкәй, аңламыйм, син кайда?
Көтә-көтә аптырыйм.

Әнием, син бит беләсеңдер,
Балаң кайда үскәнен?
Тәнең, каның аша сизәсеңдер,
Йөрәгең миндә типкәнен?

Мин сине әни, озак көттем,
Һәрчак аклап үзеңне,
«Яннарыңа барам», - диеп,
Саный-саный һәр көнне.

Төшендем әни, кирәкми сиңа,
Сынык язмышлы ятим бала,
Гомер буе әрни-сызлый,
Йөрәк түремдә бу бәла.

02.03.2020.

Танзиля Амирхан   03.05.2022 13:59     Заявить о нарушении