Карлы урман
На татарском языке. Размещены в разделе "Рецензии", так как на главной странице Стихи.ру нет восприятия татарских букв.
Заранее благодарю читателей! С уважением, ваша Танзиля!
Свидетельство о публикации №120011710187
Моңсу уйлар күңелемдә,
Алдымда карлы урман,
Сөйгән ярым еракларда,
Арабызда кар-буран.
Канат булса иңсәмдә,
Кошлардай очар идем,
Барып синең яннарыңа,
Бер каты кочар идем.
Көткән минутлар озак,
Сәгатьләргә кушыла,
Сине көтү газабыннан,
Чәчләргә чал коела.
Юлларыңа каршы чыгам,
Түзәрлегем калмады,
Сагышланып сине чакырам,
Әллә кемме каргады?
Кушымта:
Карлы урман сукмагын,
Кабат-кабат ураем,
Каршы чыксаң бәгърем,
Ак яулыклар болгаем.
17.01.2020.
Танзиля Амирхан 28.01.2020 13:36 Заявить о нарушении