Курше хатын

Стихи написала с юмором о бывшей соседке, которая живет в постоянном напряжении, в поиске раздора между людьми.

Стихи написала на татарском языке, размещены в разделе "Рецензии", так как здесь нет восприятия татарских букв.
Заранее благодарна читателям. С уважением, Танзиля.


Рецензии
Күрше хатын бик уңган,
Йорт-җирләре шәп булган,
Хаста башы нәкъ туңган,
Теле сөйли гел буштан.

Бер сүз ишетсә биш була,
Сарык күрсә-фил була,
Кичен сайрый иптәшенә,
Кемнәр карыш хөрмәтенә.

Шапыр килә хурлыктан,
Билбау үрә юклыктан,
Күршеләр бай булганга,
Ашлары май тулганга.

Иптәшенә сайрый-сайрый,
Аптыратып җайлый-җайлый,
Дошман ясый күршедән,
Туган-тумача кешедән.

Тукый-тукый ирнең башын,
Куып тотарга торыша,
Күршеләрдән калышмыйча,
Көне-төне ярыша.

Кара кан җыеп күкрәккә,
Һәр төн йокысыз әрни,
Эзли гаеп күргәннәргә,
Сарыф узган гомерләргә.

Төшенми бердә байлыкның,
Ялкауны яратмауын,
Томана булып ярты гомер,
Түшәктә ятуларын.

Күршеләрдән көнләшеп,
Килә гомер күрәсең,
Кече яшьтән җиң сызганып,
Таңнан төнгә эшләсең.

Тыныч холыклы-тыныч өйгә,
Бәрәкәтле мал килә,
Түзем йөрәкле якты йөзгә,
Иман нурлары иңә.

28.11.2019.

Танзиля Амирхан   20.07.2020 13:52     Заявить о нарушении