50 яше-шям яктысы

Стихи написаны на юбилей моего родного брата, память о нелегком детстве, его победы, поражения, в том числе мои поздравления отражены в тексте.
Стихи написаны на татарском языке, размещены в разделе "Рецензии", так как здесь нет восприятия татарских букв.
Заранее благодарна читателям. С уважением, Танзиля.


Рецензии
Ике яшьтә ун көн тулу белән,
Дөнья мәшәкәтен куа башладың.
Авыз тутырып чәер кәнфит белән,
Елмая - елмая чыназа озаттың.

Елады халык сыйпап бала башын,
Бирелде кесә тутырып сәдәка,
Тик төшенми тордың кайгы барын,
Мәҗбүри булып бик зур хөрмәткә.

Дүрт айдан соң энең кайтты өйгә,
Елый-елый бишек тирбәттең,
Күрше егетләре туп типкәнне –
Сокланып, тәрәзәдән күзәттең.

Балачакның матур көннәрендә,
Үткәрдең кырда мал-туар карап.
Көтү кайтарып кайчак төннәрендә,
Бара идең клубка бик син сирәк.

Мәктәб еллары узды бер көн кебек,
Тырышып укыдың, дүртле- бишлегә.
Насыйп ишекләрен шакый–шакый,
Эзләдең каладан язмыш бәхеткә.

Яулау каланы җиңел бирелмәде,
Булды кайвакыт авыр көннәрең.
Кыенлыкларга бер дә бирешмәдең,
Таба белдең хөрмәт юлларын.

Йөрәк яраларын горур җиңеп,
Төзедең тормыш, кордың гаилә!
Ике хатын - өч бала җыеп,
Табтың язмыш лаеклы үзеңә.

Җәлләмичә сине чаба еллар,
Чәчләргә ак корау сибтереп.
Җыйдың кунакка бүген дуслар,
Илле яшен тарихка китереп.

Яшьлек узсада искән җилдәй,
Гомер яме алга өндәшә.
Акыл иясе булып якты көндәй,
Сибеп нурлар бик озак яшә.

Илле яше бит ул - шәм яктысы:
Өндәп барсын уңышлы юлларга,
Мул тормыш-бәхетле язмышны,
Бирсен Ходай бик күп елларга.

Гаилә бәхете, тигез тормыш,
Тамыр җәйсен йөртыгыз түрендә.
Күркәм балалар, таза оныклар,
Китерсен Аллаһ картлык көнеңә.

16.04.2019.

Танзиля Амирхан   04.04.2024 19:05     Заявить о нарушении