Ни житмисен адэм баласына?
Тормыш сукмагыннан барган чакта
Беребез белми купме барасын.
Чакрымнарда улчэп була микэн
Яшэу белэн улем арасын.
Болай да бит кыска гомерлэр,
Ашыгабыз... Кая барабыз ?!
Житми диеп гомерлэрнен
Узганын да сизми калабыз.
Без бит хаман донья куабыз,
Узебез янабыз да, коябез.
Гел житми ... Тагын кирэк..
Куберэк булсын диябез.
Адэм баласы тыела алмый,
Хаман урлый, хаман алдаша.
Ул мал халэл булса икэн,
Харам мал бит ул лэбаса.
Артыкка китеп ,канына сенеп,
Гел котырта адэм баласын.
Артык байлык боза кешелэрне,
Хэтта дус -туганнар арасын.
Свидетельство о публикации №119022710045