Йорегемдэ гарасат Буря в сердце разыгралась
Йорэгемдэ гарасат
Аяз кондэ яшен кебек, -
Эйтуе генэ ансат!
Жил-давылга кочем житми,
Бармый бернинди эшем.
Жэзалыймы, булэклиме,
Белмим инде, язмышым!
Кукрэп килгэн болытларга,
Нишлим сон, соенимме?
Карт соякл;р тунмасын, дип
Жылырак киенимме?
Хыял канатларын кагып
Куклэргэ очмас очен,
Хислэремне богауларлык
Табылыр микэн кочем?
Ышансагыз, ышанырсыз,
Чынын эйтэсем килэ:
Шагыйрь очен бик кирэк ул,
Йорэктэге зилзилэ!
Жил-давыллар точелекне,
Кунелсезлекне куа!
Ихлас хислэргэ ияреп,
Шигырь юллары туа!
Перевод этого стихотворения на русский язык, сделанный мной, можно прочитать здесь:
http://www.stihi.ru/2015/10/09/1311
Свидетельство о публикации №119010502695