Сонлап килгэн мэхэббэт

Стихи о поздней любви и о том, что любви все возрасты покорны.
Стихи написала на татарском языке, разместила в разделе "Рецензии", так как здесь нет восприятия татарских букв.
Заранее благодарна читателям! С уважением, Танзиля.


Рецензии
Соңлап килгән мәхәббәт.

Соңлап кына килдең мәхәббәт,
Җир төтрәтеп аяк астымда.
Көзге йөрәгемә утлар салып,
Кар эреттең буран астында.

Син сизмәдең, дөрли-дөрли
Йөрәгемнең утта янганын.
Гашыйк булу яшьне белми,
Әле бүген дә сибә ялкынын.

Әллә инде адашып килдеңме?
Соңлап кына күңелем түренә.
Әллә инде күзләремне күрдеңме?
Яшькә баткан томан төнемдә.

Гомер узышы буранлы минем,
Тормыш сукмагын синсез эзләдем,
Кар астыннан эзләреңне синең,
Эзли-эзли сусап өндәдем.

Соңлап кына карлар яудылар,
Күмеп сагыш-моңлы көннәрне,
Соң булсада күңел яралары,
Кабат күрмәсен кайгылы төннәрне.

04.09.2018.

Танзиля Амирхан   05.09.2022 00:46     Заявить о нарушении