Тешем минем
Стихи размещены в разделе "Рецензии", так как здесь нет восприятия татарских букв.
Заранее благодарна читателям.
С уважением, Танзиля.
Свидетельство о публикации №118083009164
Коенамын зәңгәр диңгез суларында,
Бар дусларым минем янымда,
Йөзләреннән бәхет нуры сибелгәнгә,
Салават купере күктә яктыра.
Урамнардан барам әкрен атлап,
Күрәм чәчәкләр бары хисапсыз,
Бала-чага шунда уйный гөрләп,
Бире тормыш әммә хәсрәтсез.
Кибеткә керәм, ни хаҗәт дер,
Бары тулган бик мул сәкеләр,
Юк чиратта кул сузган әбиләр,
Телем ипигә тиен сораулар.
Очып, коштай кузәтәм язмышлар,
Яби-бабайларның бәхетле булуын,
Йорт тирәсе мактаулы яхшылар,
Өстәлләрендә мул ризык тулуын.
Йөреп кайттым печән кырларында,
Күрдем гаҗәп матур тормышлар,
Яшь егетлярнең чалгы кулларында,
Печән чабалар, бик тә торышлар.
Булдым мин җиләк бакчасында,
Чибәр кызлар җыя карлыган,
Моңлы жырлары үткән балачакта,
Киләчәк язмыш мәнге парлыдан.
Куе урман күрдем биеклектә,
Нык-нык агачлар утыра гөрләшеп,
Оҗмах кошлары сайрый ботакларда,
Җырлы моңнар тарата серләшеп.
Ансат күру яшел табигатьне,
Чәчәкләргә уралган урам чатларын,
Шатлануым күреп балага таянычлы,
Һәркем гаиләдә бәхетле чакларын.
Канәгатьле олы йөзләр күреп,
Чын куңелемнән үтә сөендем,
Күз ачырга, уянырга куркып,
Тешем генә булганга көендем.
Җәл иртән тешләрне онытырга,
Хыялый икенче төнләр булганчы,
Рәхмәтләр укып тыныч офыкларга,
Фарыз үтәү дөньялык бурычны.
Безнең көчтә гомеребезне ямьләү,
Матур куаклар, чәчәкләр үстереп,
Олыларга лаеклы хөрмәт яудыру,
Киләчәккә җитез хыяллар уңдырып.
30.08.2018.
Танзиля Амирхан 21.04.2024 21:34 Заявить о нарушении