Актырнак
Актырнак - породистая собака, из богатого дома. Макмай - уличная собака - дворняжка. Уличная собака копается на свалке мусора, в это время мимо пробегает породистая собака Актырнак и они случайно знакомятся. Завязывается между ними беседа о сложностях жизни - для уличной собаки. Хвастается породистая собака о своей пышной, сытой жизни. Услышав проблемы, беды уличной жизни, Актырнак приходит к выводу, лучше исправить свое поведение, стать послушным и вернутся в свой двор.
Свидетельство о публикации №118083009008
Актырнак – бай йортның ишек алдында тора торган эт, яхшы нәселдән.
Макмай – урам эте, нәселсез.
Макмай:
Һау, һау, һау.....
Кая чабасың юләр?
Туктап ял ит юнләп,
Кем баласы, син кайдан,
Каян качтың, син кайчан?
Актырнак:
Һау, һау, һау....
Мин бит этләр нәселеннән,
Каным буенча – "Овчарка!"
Хуҗам туйдырды нәфрәтеннән,
Һәрчак телендә – "орынма!"
Бүген качтым, инде гаҗәп,
Шыпырт чыктым тишектән,
Туйдым тәмле ашлар ашап,
Туйдым йөреп мин ишектән.
Күрәм син шакшы малай,
Казынасың гел чүп-чарда:
Синдә качкын инде алай,
Дуслашырбыз яраса.
Макмай:
Мин дә этләр токымыннан,
Урам эте – нәселсез!
Арыдым хәерче тормыштан,
Гомеркәем бик сансыз...
Синең кебек иркә булсам,
Качмас идем һич кайчан,
Рәхмәт әйтеп барчасына,
Тыңлар идем һәр кайчак.
Мин бит тештә генә күрәм,
Татлы ашлар, сөякләр,
Чүп-чар арасыннан табам,
Калдык сөяк-сикхәтләр.
Көннәр буе сакта торам,
Балаларымны саклап,
Кайчакларда җан талашам,
Төннәрен гаилә яклап.
Актырнак:
Очратканым юк усалларны,
Кечкенәләрне рәнҗетеп,
Тамак туймыйча уйнауларны,
Сыйланмича рәхәтләнеп.
Алайса мин кабәхәтләнмәм,
Үрнәк алам мин синнән!
Ялгышлыкны кабатламам,
Кайтам өйгә бер мизгелдән.
30.08.2018.
Танзиля Амирхан 13.11.2023 20:16 Заявить о нарушении