Энием телэклэре
Стихотворение на татарском языке. Они размещены в разделе "Рецензии", так как на главной странице Стихи.ру татарские буквы не воспринимаются.
Заранее благодарю читателей. С уважением, Танзиля.
Свидетельство о публикации №118061800035
Күз алдымда гелдә ак пәйдә,
Эндәшкәнең йомшак аваз җилдәй,
Тавыш моңың гел тулы сәҗдә:
Ак яулыклы, сөйкем нурлы йөзең,
Истән чыкмый инде куп еллар!
Ак кугәрчендәй гөрләп һәр таңын,
Кояш нурыдай елмайган көннәр.
Татлы сузең, сер ачкычы синең,
Яшәү дәрте кабыза елларга,
Тормыш ишекләрен син күсәттең,
Сүнмәс өмет өстәп җаннарга.
Кара төннәр килгән кичләрендә,
Ак чәчкәдәй йолдыз сибелә,
Ачы жилләр какса капкамныда,
Ак теләкләр синнән иңелә.
Минем бәхет аяк астыңда, әни!
Синең теләктә минем күрәчәк.
Ак уңышлар теләп син юлласаң,
Шиңмәс үрләр кабат киләчәк.
18.06.2018.
Танзиля Амирхан 26.11.2023 11:54 Заявить о нарушении