Эбием серлэрэ

Стихи написала про бабушку - мать моего отчима, которая безумно любила приемных детей, отдавала тепло души, свои добрые пожелания. Я ее любила взаимно. Уход ее из жизни в 2011 году для меня стала большой потерей. В стихах я описала нашу последнюю встречу, видимо, она чувствовала, что силы ее покидают, вела очень сердечную беседу со мной. Видимо, нужно пережить войну, голод, нищету, чтобы иметь великую человеческую душу и любовь к ближним, к сожалению, я таких людей знаю мало.

Стихи на русском языке с названием "Секреты бабушки"являются передовом этих стихов, прикреплены в ленте.

Стихи на татарском языке размещены в разделе "Рецензии", так как здесь нет восприятия татарских букв.

С уважением, Танзиля Амирхан.



Картина с интернета, автор картины Николай Егорович Зайцев.


Рецензии
Әбием серләре.
Шигыръ язылды дәү әнигә, үги әтиемнең әнисенә багышлап. Дәү әни безне, ияреп килгән балалар димәде, чын күңеленнән яратып, йөрәк җылысы бирде. Кайткан чакларда каршылап, матур иттереп озатып җибәрде, тәмле ашлар белән сыйлап. Аның вафат булуы 2011 елда бик күңелемә авыр яра салды. Соңгы кабат күрешүем дәү әни белән язылган шигыръдә.

Соңгы кабат курешүебездә,
Әллә инде бик йөрәге сизде,
Тәмле иттереп чәйләр эчәргә,
Әбием минем, тиз киңәш бирде.

Кышкы жылы йортның түрендә
Җырлап утыра бакыр самовар,
Өстәлдә мул тәмле-тымлылар,
Чыжлап тора бәлешле табалар.

Беренче йомрыны кулга алып,
Әбием минем сүзен башлады,
Күп сөйләргә өйрәнмәгән бугай,
Тамак кырып, моңаеп карады:

«Балам, бик шат синең кайтуыңа,
Озак торалмам инде, ахырысы»,-
Саубуллашу кыен булуына,
Кузләреннән мөлдрәп яшь тамды.

-Яшем инде туксаннан узсада,
Якты дөньядан мин туймадым!
Бугенге булган ансат тормышны,
Туганнарны калдырып хушлаем.

Үтте гөмер, хәер, йорт төзедем,
Утырттым агач күпләп бакчага,
Ир-бала устердем ил баена,
Ходай юлын күрсәттем мин аңа.

Бабаңны сугышка озаткан чарада,
Балама тулды бары ике яшь:
Йөрәгем сокрап төнен уянганым,
Ач баламның әрнеп йолауыннан.

Ачлы-туклы урак көннәрендә,
Вакыт таптым намаз укырга,
Кулымдагы яшь баламныда,
Өйрәттем гел намуслы булырга.

Йортны җылытырга утын юкта,
Крахмал тореп бялеш салганда,
Түзем шарттан булды күңелем,
Тәкъдим иттем язмыш күрешен.

Байлык диеп шапырынмадым,
Төшенүем булды гел шуны:
Байлык балам, яшел кош кына бит,
Иман байлыгы безгә кадерле.

Якты дөньяда мәңге торасы юк,
Барасы бар Ходай каршысына,
Кәфеннең бит инде, кесәсе юк,
Чыназага куела ачык кул гына.

Җикмеш еллап көттем бабаңны,
Ир - ат йөзенә караш салмадым,
Кызыллык китермәдем туганга,
Сафлы булды фикер - күңелем.

Куштанланып гөнаh җыймадым,
Күрше - куренкене рәнҗетеп.
Туганнарга гел якты йөзем белән,
Бардым туры юллар күрсәтеп.

Балам, вәгазьем шул минем сезгә:
Онытмагыз туган кушыгызны,
Тудырып устергән әти - әниеңне,
Саулык биргән рухи Ходайны.

Дөньядан киткәннәргә сәдака биреп,
Коръән заты укыта белегез!
Дөнья көткән туган - дусларыңа,
Йөряк жылысы бүләк итегез.

Исегездә тотыгыз рахмәт укуларны,
Бу дөньяның матур көненә,
Иртән чыккан кояш нурларына,
Кичен байган тоныч офыкка.

Хәзерге муллы фәни замана,
Хуш чыгара бары зиhенне:
Гомер күрмәгән яңа дәртләр чыкты,
Уен диярлек тормыш байлыгы.

Шушы байлыкларны кабул итеп,
Рәхмәт әйтә белү зур акыл,
Кимче мохтажларга ярдәм биреп,
Рухи хискә баю бик батыр».

Бик авыр сулап, елмайды әбием,
Озын сүзнең кыскасын, әйтте-тынлап:
«Бәхилли тор мине, балам, күрешмәсәк,
Бәхет балкысын йөзеңдә, hәр кайчак!».

29.05.2018.

Танзиля Амирхан   03.05.2022 15:07     Заявить о нарушении