Татарстан-туган ягым
Стихи написаны на татарском языке, размещены в разделе "Рецензии". В этом разделе нет восприятия татарских букв.
Заранее благодарна читателям. С уважением, Танзиля.
Свидетельство о публикации №118052705399
Телем татар! Иңде анамнан.
Ис китәрлек күңел хисләре,
Мәгълүм миңа бөек халкымнан.
Туган урамым минем Туфанда.
Йөрәктәге моңнар - Сарадан.
Кыюлык бирүче Җәлил булды.
Кан туганнар - барда Ходайдан.
Атлый йөгергән сукмакларымда:
Шифалы чишмәләр, тугайлар,
Кара алтын ага җир астында,
Тирәкләрдә сайрый тургайлар.
Кала Казан - безнең башкала,
Матурлыгын карап хуш кала:
Күңел биләрдәй биек биналар,
Мәчетләре, театр, кинолар.
Кезге булып зур су күләменнән,
Изге нурлар сибә халкына,
Торыш хезмәт күрү көче бирә,
Хыялый милләт барыр юлына.
27.05.2018.
Танзиля Амирхан 12.12.2021 20:05 Заявить о нарушении