Сабантуй

Стихи посвящены празднику весны - Сабантуй. Сабантуй, ежегодный народный праздник окончания весенне-полевых работ у татар. Стихи предназначены для маленьких участников этого события, так как, они очень ярко чувствуют такой веселый праздник.
Стихи написала на татарском языке, размещены они в разделе "Рецензии". В этом разделе нет восприятия татарских букв.
Заранее благодарна читателям. С уважением, Танзиля.


Рецензии
Сабантуй, сабантуй,
Җәйнең матур бүләге,
Җир эшләрен тәмамлауга,
Хезмәт мактау бәйрәме.

Барабыз без Сабантуйга,
Дуслар белән җыелып,
Күлмәк, бутый, бантик яңа,
Акчалар күп тутырып.

Анда була уеннар,
Көлке-кәмит сөйләнү,
Бию-җыралар, ярышулар,
Тәмле-тымлы сыйлану.

Зур мәйданны тутурып,
Көрәш уеннар бара,
Җиңүче батырга сөлге,
Сарык, буләкләр юла.

Бик кызыктырды колга,
Биек менәргә шул аңа,
Аласы бар иң очтан,
Әтәч тотып койрыктан.

Капчык киеп узышулар,
Инде бик зур тамаша,
Җинүчегә бүләк биреп,
Алкыш яңгырау ни чара.

Ә меня, чиләк тутырып,
Су түкми узышулар,
Анысы инде без-яшьләргә,
Җитезлеккә үрнәкләр.

Җәл, шундый матур бәйрәм,
Бик тиз уза да китә,
Сыйлар-сыйланып бетмәстән,
Кайтып китүләр була.

Нигә инде башлыклар,
Ясамыйлар гел бәйрәм?
Елда ун ай бәйрәм булса,
Ике аен, укыр идем гел бишкә!

26.05.2018.

Танзиля Амирхан   13.11.2023 23:31     Заявить о нарушении