Рамазан

Стихи написаны на татарском языке, в народном стиле - Фолк.
Стихи находятся в разделе - рецензии, так как, здесь нет восприятия татарских букв.
Заранее благодарна своим читателям. С уважением, Танзиля.


Рецензии
Килүең хуш безгә Рамазан,
Бәрәкәт итеп изге көннәрең,
Нур иңдереп коллар күңеленә,
Иман бае өстәп җаннарга.

Җәннәт капкаларын тулы ачып,
Биргән Ходай тигез мизгеллек,
Бай-ярлысы, карты-яшьләренә,
Җәһәннәм гөнаһын җую мөмкинлек.

Борынгыдан калган гыйбадәт,
Акландыру сәбәб тәэсирен,
Туры юлда бару гыйбрәт.
Үтәп харәм-халял тәртибен.

Нәфес теләкләрне йөгәнләп,
Зәкать-фидия биреп мохтаҗга,
Кадер мактап рухи хисләрен,
Бает Имсак-Ифтар кичләрен.

Кушымта:
Әссәләмү галәйкүм, вә галәйкүм сәләм,
Әссәләмү галәйкүм, вә галәйкүм сәләм,
Шәһри Сыйам-әл-Рамазан,Рамазан,Рамазан.

20.05.2018.

Танзиля Амирхан   08.05.2020 21:55     Заявить о нарушении