Ана язмышы
Краткое содержание: События происходили начиная с 1961 года по настоящее время. 15 летнюю маму украл мой отец, тогда был такой обычай. Отец не отличался любезностью, обижал маму. Свекровь была полна сил, при этом, хозяйство вела мама, решая все имеющимися домашние проблемы. Когда мама носила под грудью пятого ребенка был убит мой отец. Работая круглые сутки мама вырастила-воспитала пятерых детей. Когда дети выросли, вышла замуж во второй раз. Второй муж был старше ее, холостой. Однако, у него была любовница, которая жила по соседству. Борьба матери за свою семью, за любовь, рождение двух детей от нового брака, жизнь рядом со старой свекровью, все эти моменты отражены в стихотворении.
Стихотворение находится в разделе "Рецензии", так как здесь татарские буквы не воспринимаются.
Заранее благодарю читателей. С уважением, автор Танзиля Амирхан.
Свидетельство о публикации №118040800738
Шигырь язылды минем әниемнең авыр тормышы турында. Вакыйгаләрнең башы 1961 елда башлана, ә ахыры бүгенге көннәрне күрсәтә.
Унбиш яше тулып җиту белән,
Ат тәртәседәй мине җиктеләр,
Кызның матур, яшьлек чагы диеп,
Кәләш иттереп мине бирделәр.
Унсигезгә җитмәс иде ирем,
Кайнанам да япь-яшь күренә,
Тормыш авырлыгы көчендә диеп,
Бар мәшәкәт миңа иңелә.
Тугыз айлар тулып җиткән көнгә,
Балам килде якты дөньяга,
Нигезләндең инде, хатын диеп,
Минем ирем кулын күтәрә.
Көн артыннан әкрен төннәр уза,
Карлар эри язгы су булып,
Тик, эреми минем йөрәк кенә,
Һаман суып тора, боз булып.
Бала артыннан бала туа барды,
Ике еллар арасы узганда,
Кадерлем дигән назлау сүзләре юк,
Мәнсезлеккә җитми, ни чара.
Бишенче балама йөкле көннәремдә,
Кайгы җиле ачты капкамны,
Ирең үлгән дигән, язу тотып,
Килеп керде өйгә хәбәрче.
Кайнар яшьләргә батты күзләрем,
Озатып калганда балалар әтисен,
Сокрап әрнеде йөрәк кылларым,
Күреп ятим - моңсу йөзләрен.
Әдәм башыннан йөри кайгы диеп,
Ходайдан сорадым тик түземлек,
Кечкенә генә йөрәгемне кулыма тотып,
Буразнага бастым нык итеп.
Биш баланы тәрбиялисе диеп,
Көн-төн эшләдем терлек-мал карап,
Беренчелекне алдым ярышларда,
Бирешмәдем сынау көннәрдә.
Авырлыкны күрә белгәнгәме,
Балаларым да булды тәртипле,
Берсе артыннан икенчесе күреп,
Ярдәмчелек булды иң өсте.
Бер тиенсез дәрәҗәсез калгач,
Сәләмәтлек, үзе байлык диеп,
Кайнанамда, тимер таштай сыман,
Уртаклашты хәсрәт-кайгымны.
Әкрен генә, ел артыннан еллар узды,
Балаларда буйга җителде,
Тик, мәхаббәт күрмәгән йөрәккәем,
Ник, каядыр һаман ашкынды.
Әллә азмыш, әллә язмыш булды,
Әдәм башыннан йөри ул сынау,
Килеп керде димче тормышыма,
Көтмәгәндә бер кич, уйламаганда.
Кырык яше тулды, картаям диеп,
Озак уйлап, тоткырлап карадым,
Чын бәхетсезлекне күргәннән соң,
Зур бәхеткә кызыгып, юл тарттым.
Килен булып икенчедән төшкәч,
Яңадан кирәк җиң сызганырга,
Картайган, тилмереп килен көткән,
Яңа кайнанага ярарга.
Күрше өйдә тора сөяркәсе,
Ирем белән гомер күрүче,
Дус-ишләре, күрше-күренкесе,
Кырын карап мине төртүче.
Төннәр буе йокы алмасада,
Йөрәк әрнеп көнләшүләрдән,
Бәхет өчен, сынау-ярыш узып,
Үз ярымны ятка бирмәстән.
Бер ел узып әрнү кеннәремдә,
Әкрен генә шилә калдылар,
Бала тауышы ишетеп төннәрендә,
Сөю хисләре азрак арттылар.
Дус-иш булып, йомшак телләр белән,
Күрше хатын чыкмый арадан,
Мин ярышта бирешмимен диеп,
Икенче бала таптым, бер елдан.
Акыллы хатын ил кичерә диеп,
Үрдем оя, кордым гаилә,
Үз бәхетемне үзем табам диеп,
Шапырынмый түздем, бер ара.
Инде үсеп җитте балаларым,
Әнкәй диеп, кунакка кайталар,
Ялгыз калдым, инде картык җитте,
Бер Намазда хәтерем, я Аллам.
Иртә таңнан торып Намазга басам,
Чын күңелдән укыйм догамны,
Тыныч тормыш, бир иминлек диеп,
Тапшырамын Ходайга бурычымны.
08.04.2018.
Танзиля Амирхан 18.06.2020 00:00 Заявить о нарушении