Дорожная азбука - на татарском языке

Азбука находится в рецензии, поскольку татарские буквы печатаются только там.


Рецензии
Юл фәне әлифбасы

А

Атка арба тагалар,
Ашыкмыйча баралар.
Ашыккан ашка пешәр,
Бәлагә бик тиз төшәр.

Ә

Әтәчнең бит әңгәмә
Әкәм-төкәмнәр белән.
Ашыкмый, әкрен генә
Алар йөриләр, беләм.

Б

Бала Бәбкәгә әйтә:
,,Юл кагыйдәсен үтә!
Синең кебек нәниләр
Әни белән йөриләр,,

В

Велосипедка Тавык
Утырды бүген генә.
Бервакыт китте авып,
Тәгәрәп ята менә!

Г

Гел юлда уйный Үгез.
Туп тибә ул - күрегез!
Куркыныч түгел аңа -
Гаҗәпләнәм мин шуңа.

Д

Дөяләр чүлдән бара,
Дуңгызлар юлдан бара.
Юлдан баргач, ни дибез?
Дуңгыз дибез инде без.

Е,Ё

Еракка бара Елан,
Кара диңгез буена.
Самолёт кыйбат икән,
Поезд белән ул киткән.

Ж

Жираф машина алган,
Кирпечтән гараж салган.
Гараж бик биек икән.
Ник шулай икән, иркәм?

Җ

Җайлы түгел икән ул,
Юл билгесе күрмәсәң,
Җиңел түгел икән шул,
Дөрес йөри белмәсәң.

З

Зебраны Бозау белә,
Казлар да белә аны.
Зур урамнарда була -
Җәяү чыгу урыны.

И

Ишәк йөри кырыйдан,
Юлга йөгереп чыкмый.
Сулга-уңга карый да,
Машина килсә, туктый.

Й

,,Йөк машинасы килә,,-
Диеп әйтә Попугай.
Транспорт төрләрен белә,
Әйбәт өйрәнгән бугай.

К

Керпе, Кәҗә һәм Куян,
Юлда булыгыз уяу!
Өйрәнергә сезгә кирәк
Юл билгеләрен тизрәк.

Л

Ләкләк очып килде бүген
Нәниләрнең янына.
Юл кагыйдәләрен тагын
Аңлатты ул барына.

М

Маймыл тагын мактана:
,,Йөри беләм урамда,
Барам бик матур гына,
Тәртип бозмыйм мин анда,,

Н

Ничә әйтте инде Торна:
,,Юл уртасында торма!
Бу бик начар гадәт, олан,
Ишетәсеңме, Болан?,,

ң

Миңа да алар кирәк,
Сиңа да алар кирәк.
Балаларга менә бигрәк
Уңышлы юллар кирәк.

О

Озынборын болай әйтә:
,,Монда бик зур хәрәкәт,
Очабыз без юлдан өстә,
Бал корты, безгә рәхәт!,,

Ө

Төлке юлда дөрес йөрми,
Билгеләрне әллә күрми?
Хәйләңне ташла әйдә,
Өйрән инде кагыйдә!

П

Песи - үрнәк пассажир,
Поезддан сикереп төшми.
,,Хәзер туктый, көтеп тор,
Көтмәсәң, начар эш,,-ди.

Р

Рульдә, шофёр, уяу бул!
Ялгышмасын синең кул.
Күзләрең дә юлдан алма,
Бик мөһим нәрсә - аңла!

С

Сарыкларны Саескан
Өйрәтергә тырышкан
Светофорны күрергә,
Юлда дөрес йөрергә.

Т

Транспорт бик күп шәһәрдә,
Беләләр Ташбакалар -
Юлдан барсаң әгәр дә,
Таптый ич машиналар.

У

Урам тулы могҗиза,
Машиналар пыр туза.
Бер-берсен уза-уза
Кемнәр кагыйдә боза?

Ү

,,Үрдәк дус, үпкәләмә,
Юлда йөри белмисең,-
Диеп әйтте Бүдәнә,-
Билгеләрне күрмисең,,

Ф

Фил баласы онытмасын
,,Юл фәне әлифбасын,,
Футболын да ул уйнасын,
Тик юлда уйнамасын.

Х

,,Хәрәкәт зур, күр әле,
Харап булмагыз!-диләр.
ЮХИДИ хезмәткәрләре
Хәерле юл телиләр.

Һ

Һәлакәткә юлыкмый да
Юл фәнен белүчеләр,
Һәрвакыт һәм һәркайда
Тәртипле йөрүчеләр.

Ц

Мотоциклда Әтәч
Шәп кенә егет иде,
Авариягә эләккәч,
Пациентка әйләнде.

Ч

Чебиләр, урам чатында
Көтегез сез чак кына,
Инде яшел ут янгач та,
Чыгыгыз сез сак кына!

Ш

Шоссе шома булса да,
Шулкадәрле син кума,
Шаярма, шофёр, юлда,
Тизлегеңне арттырма!

Щ

Светофорлар булмаганда
Регулировщик торган.
Нинди таяк ярдәмендә
Машиналар уздырган?

ъ

Өйрәнделәр балалар
Урамнарда йөрергә.
Вәгъдә иттеләр алар
Игътибарлы булырга.

Ы

Юл аркылы бик сак чык
Колын, Сарык һәм Чыпчык.
Бары акыллы йөрсен,
Ыгы-зыгы килмәсен!

ь

Төньякларга, көньякларга
Асфальт юллар сузылган.
Хәрәкәт күп бу юлларда,
Машина белән тулган.

Э

Эшлекле кыяфәт белән
Экзаменда утыра Эт.
Кагыйдәләрне белә -
Дөрес җавап бирә бит!

Ю

Юлда бик күп билгеләр,
Әллә аларны белми?
Аю куа, берни күрми,
Юньсезләнмә син, юләр!

Я

Янып тора кызыл ут.
Яман ашыга Янут.
Як-якка да карамый
Йөрергә бит ярамый!

2011 ел

Фания Фаррахова Тухватуллина   18.12.2017 21:43     Заявить о нарушении