Туйга телэк 1
Сенлем, дустым, якын кешем - барысында беренче урын.
Гел бергэ утте безнен балачак жэйлэребез,
Ташкичу мажараларын аз гына утмэдек без!
Кич чыгулар, тан каршылау,клубтагы биюлэр,
Ташкичу-Мэмсэ-Кенэр - кайда гына белмилэр!
Тормышымда уткэннэргэ хэрчак син шахит буласын,
Син дэ яшерен серлэренне мина сойли аласын.
Яналыклар белэн гел сина килэм беренче,
Син минем юанычым, син минем соенечем!
Эйе, булды упкэлэшу, бераз куз яше акты,
Синен белэн кичерелгэн мизгеллэребез шактый...
Тик аларнын монсулары сынау гына булгандыр,
Сынаган дуслыкны язмыш сындыра ук алмады.
Синен белэн бэйли безне бик куп серлэр, хыяллар.
Уйлый идек "Кайчан сон, - дип, - чынга ашып куярлар?"
Э, бит, жэйнен бер конендэ йолдызлар кисештелэр,
Хыялындагы егетне каршына жибэрделэр.
Исендэме, колгэн идек, ышанмадык без башта?!
Эйе, колке килеп чыкты - ак кулмэк хэм ак фата!
Раниль дустымны белгэнгэ бардыр бер ел йэ ике..
Илузэгэ пар килуе булмады бер дэ шикле.
Ачык йозле, тырыш, унган, кулыннан бар да килэ.
Илузэне куандыра, бэхетле итэ белэ!
Туганнар туган аны, дусларыбыз дус итэ,
Шундый кияу очен, эти-энисе, сезгэ зур рэхмэт эйтэм!
Менэ килеп тэ житте барысы зарыгып коткэн кон!
Бэхетле, матур мизгел - тоштэ сыман, тик бу он!
Сезнен очен шатлыгымны эйтеп бетереп булмас,
Телэклэрем бер жомлэгэ бик тырышып та тулмас!
Гаилэ дигэн доньягызда гел кояш балкып торсын,
Уртак тормыш юлыгызда гел яхшылык очрасын!
Урап узсын ачы жиллэр, кайгы-хэсрэт курмэгез,
Авыр чакта бер-берегезгэ терэк була белегез!
Сэламэтлектэн, Ходай,бервакыт аермасын,
Матур-матур сабыйлар куандырырга язсын!
Сунмэсен сою хислэре бер-берегезгэ карата!
Булыгыз сез бэхетле! Мин сезне бик яратам!
#130816
Свидетельство о публикации №117111209972