Жизнь и творчество Гарифа Ахунова
Свидетельство о публикации №117101706954
Казан шәһәре, Вахитов районы
“Кече бизнес һәм эшмәкәрлек
көллияте” нең 3 курс студенты
Мөхәммәтҗанова Лилия Рафил кызы.
Җитәкче:
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Ибраһимова Гөлнур Шәүкәт кызы.
КАЗАН, 2017
“Адәм баласы бу дөньяда үзеннән соң күп нәрсә калдыра ала. Затлы исемен. Нәселен. Мирасын. Затлы исем калдыра аласың икән, син киләчәк буыннарның хәтерендә кабатланасың. Синең исемеңне алар ядкәр итеп сөйләячәк. Нинди нәсел калдыруың синең бу дөньяда ни рәвешле яшәвеңә бәйле. Намусыңа, иманың бәйле. Нәселеңә карап, синең кем булганыңны билгеләячәкләр. Мирас калдыра алган кеше бәхетле. Мирас - ул адәм баласының киләчәк буыннарга васыяте”- бу сүзләр Гариф абый Ахуновныкы. Кулыма каләм алгач, аның турында күп укырга, эзләнергә туры килде. Алдыма шундый сорау килеп басты: кем ул? Аның турында ниләр сөйләнә? Ничек яшәгән? Кемнәр белән аралашкан? Балалары булганмы? Гаиләсе нинди? Бик күп, бик күп сораулар...
Быел, бигрәк тә, Гариф абый турында еш сөйлиләр. Баксаң, аның туган көне, Арча районында ачылган “Гариф чишмәсе”-болар зур вакыйга, билгеле. Шулар белән рухланып, мин дә аның турында күбрәк материаллар эзли башладым. Китапның беренче битен ачуга, миңа мөлаем йөзле, шат карашлы, эчкерсез бер гади кеше карап тора. Барлык китапларында да Гариф абый шундый матур елмаю белән безне китапның эченә, вакыйгалар арасына алып кереп китә кебек. Үзең дә сизмәстән аның геройлары белән яши, аралаша башлыйсың. Кемнәрнедер кызганасың, кемнәргәдер ачу килә башлый. Шулкадәр дә оста белеп, һәр геройның эчке дөньяларын ачып, заман рухы белән атлаган шәхеснең Тукай якташы икәнен дә белгәч, икеләтә дә кызыксыну уяна.
Әйе, ул Арча якларында , Тукай йөргән эзләрне таптап, шул як суларын эчеп , һаваларын сулап үскән шәхес. Әлегә кадәр мин аның турында бер нәрсә дә белмәгәнмен икән ич. Ул халык язучысы, драматург, публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты буларак күңелдә калган. Ә менә гади кеше буларак кем икәнен мин бары аның турында истәлекләр укыгач кына белдем.
Мине иң сокландырганы, аның гаиләдә балаларга терәк булып, үрнәк булып гомер итүе. Үзенең тәрбияле, к ешелекле, ачык йөзле булуы белән ул балаларына да изгелек орлыклары сала алган кеше. Без моны үз күзләребез белән күреп яшибез. Кызы Наилә апа Ахунованы безнең көллияттә белмәгән кеше юктыр. Гариф абый Ахунов белән кызыксынуымның икенче сәбәбе, бәлки менә Наилә апаның әтисе турында сөйләгән җылы истәлекләредер дә. Күптән түгел генә Наилә апа көллияткә килеп, студентлар белән очрашу уздырды, үзенең яңа чыккан китабы белән дә таныштырды. Ләкин җеп очы баребер әтисенә барып тоташа. Әтисе турында сүз кузгалткач, ул тагын да дәртләнеп, күңел җылысын биреп, яратып укучыларга җиткерергә тырыша.
Гариф абый Ахунов кечкенәдән авырлыклар күреп үскән, әтисез калып, кагылган-сугылган, ачлык-ялангачлык ачысын татыган кеше. Чабаталар киеп белем баскычларын үрмәләгән, ач килеш китап белән тамак “туйдырган”. Бер истәлектә, хәтта бер чиләк бәрәңге өчен судка биргәннәре турында да укыдым. 1942 нче елда педучилищеда укуын туктатып әнисенә булышырга кайта ул. Авылда җир сукалый, ат көтә, кырчылыкта бригадир булдып эшли. Бер чиләк бәрәңге алып кайткан өчен аны Себергә, балигъ булмаганнар өчен колониягә озаталар. Менә шуларны укыйм да үзебезнең бүгенге тормыш балалары белән чагыштырып карыйм. Тамак тук, өс бөтен, яныбызда әти-әниләребез. Бушка укыйбыз, матур бүлмәләрдә белем алабыз. Ләкин баребер усаллык, тәртипсезлек яшьләребезне начар юлдан алып китә. Нигә шулай икән дип тә уйлап куям. Әнә бит Гариф абый, нинди генә һөнәрләр белмәгән. Буяучы да, рәссам да, шагыйрь дә, тагын әллә кемнәр булып тормыш иткән, яшәргә омтылган. Хәтта колониядә вакытта да үзенә хыянәт итмәгән, начар юлдан бармаган. Киресенчә, акыллы сүзләре, юмарт күңеле, алтын куллары белән үзенә дә яшәргә, алга үрмәләргә мөмкинлекләр булдырган. Тырышлыклары бушка китмәгән Гариф абыйның. Үзенең әсәрләрендәге геройлар кебек тырыш, хезмәт сөючән, тынгысыз җан булып, халыкка хезмәт иткән.
Ул үзенең туган телен, халкыбызның мәдәниятен, мәгърифәтен, гореф- гадәтләрен олылып, хөрмәт итеп яшәгән. Татарстанның халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт һәм Г. Исхакый исемендәге әдәбият премияләре лауреаты, Татарстан фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы, Хезмәт Кызыл Байрагы һәм Халыклар дуслыгы орденнары иясе, Русия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемнәр Гариф ага Ахуновка халык тарафыннан яратып укыла торган биш романы, унсигез повесте, мең дүрт йөздән артык тәнкыйть һәм публицистик мәкаләләре өчен бирелгән дә. Хәзинә югалмаган. Бүген дә ул халыкка хезмәт итә, халык йөрәгендә саклана. “Гариф чишмәсе” ургылып киләчәккә ага, безне , яшь буынны, яңа омтылышларга өнди.
Розалия Сабитова 17.10.2017 16:41 Заявить о нарушении