Родник жизни

Продолжаем публикации наших преподавателей и студентов колледжа МБ иП в рамках Открытого литературно-краеведческого фестиваля "Хазинэле гомер"


Рецензии
Эссе: “Гомер чишмәсе”
(“Родник жизни»)
Автор:
Казан шәһәре, Вахитов районы
“Кече бизнес һәм эшмәкәрлек
көллияте” нең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Ибраһимова Г.Ш.
Дөньяда үзеннән соң онытылмас эз һәм исемнәр калдырган шәхесләр була. Алар үзләре исән чакта ук халык теленә кереп, танылып өлгерәләр. Әсәрләре белән халыкның күңелен яулап алалар, яшәүләре белән башкаларда тормышка карата өмет чаткылары уяталар. Шулар арасыннан татар әдәбиятының танылган язучысы, халкыбызның күренекле шәхесләреннән берсе Гариф ага Ахунов турында әйтеп үтәсем килә.
Гасыр башларында крестьян гаиләсендә тормышка аваз салган егет, тормыш авырлыкларын җиңә-җиңә киләчәккә карап юл ала, белем үзләштерә, тәҗрибә туплый. Ходайдан бирелгән талант, кешелеклелек, намуслылык язучыга гомер иткәндә аның якты маягына әйләнә, тормыш девизы булып китә.
Шулкадәрле бай күңел, башкаларны аңлый белү, бәлки аның нәкъ менә Арча якларында туып үсүенең бер нәтиҗәседер. Шигъри моңлы, хисле һәм якты йөзле бу шәхес Тукайның нәкъ үз туганыдыр дип уйлап куясың. Гомер юллары төрле вакыт аралыгында булса да, бу ике шәхесне Арча ягы, аның сихри табигате, моңлы тарихы берләштерә. Язмышлар төрле, әмма иҗат юлы, аның нәтиҗәсе бер үк: халык өчен яшәү, халык өчен язу, халык турында язу. Өчиле авылы да бу ике шәхеснең язмышында урын алган истәлекле авыл. Бүген ул авыл инде юк. Ләкин бу авылда Гариф ага Ахунов беренче мәртәбә дөньяга аваз сала, беренче мәртәбә аның йомшак нигезенә баса, беренче мәртәбә белем ишекләрен ача.
Күптән түгел генә, 18 нче сентябрьдә , Гариф ага Ахуновның туган көнен туры китереп, Арча районы Өчиле авылы нигезенә кунаклар җыелды. Әтисенең якты истәлеген халыкка җиткерүдә зур өлеш керткән кызы Наилә ханым һәм аның туганнары да бу матур очрашуга бик дулкынланып килгәннәр. Юкка чыккан авылның нигезенә болай җыелуның сәбәбе- чишмә ачылу иде.
Кайчандыр Гариф абыйның әйтеп калдырган сүзләре искә төшә: “”Минем тормышта ике нәрсә гомер буе могҗиза булып сакланып килә: берсе – Чишмә, икенчесе Әлифба. Аларны бер кеше дә уйлап чыгара алмый, алар дөньяга үзләреннән-үзләре туалар һәм шулай гомерләре буе яшиләрдер кебек тоела иде миңа. Өстәвенә алар икесе дә сусауны басар өчен яратылган: Чишмә – суга сусаганны, Әлифба — белемгә сусаганны”. Чишмәне дә Гариф аганың якты истәлегенә багышлап, “Ахун чишмәсе” дип атаганнар.
Яшьли әтисез калган бала тырыша-тырмаша чит авылга йөреп башлангыч белемне үзләштерә, аннан Арча , Казан якларына китеп, белем баскычларының югарырагын сайлап, үзенең күңеленә гыйльми азык җыя. Бу тырышулар бушка китми. Яшь егет студент елларын бушка үткәрми, иҗади үрләргә омтылып беренче хикәяләрен халыкка бүләк итә башлый. Тора-бара аның үткен каләме төрле газета-журналларда очерклар, рецензия һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре иҗат итәргә дә өлгерә. Язучыны таный, күрә һәм белә башлыйлар. Ул «Совет әдәбияты» журналы редакциясенә әдәби хезмәткәр итеп эшкә алына. Журналда эшләү яшь егетнең иҗади сәләтен ачып җибәрүдә һәм әдәби осталыкка өйрәнүдә үзенә күрә бер мәктәп ролен үти.
Язмыш аны Әлмәт шәһәренә алып китә. Ул ун елдан артык нефтьчеләр арасында яши, аларның хезмәт казанышларын һәм көндәлек тормышларын өйрәнә, үзе дә шулар белән бергә яши, борчыла, шатлана . Татарстан җирендә нефть табылу зур тарихи әһәмияткә ия була ул вакытларда. Бу вакыйга татар халкының яшәешенә, көнкүрешенә зур үзгәрешләр кертә, төрле буын һәм төрле кәсеп ияләре арасында күзәтелгән катлаулы социаль һәм әхлакый мөнәсәбәтләрнең үзгәрешенә сәбәп була. Шул әсәре белән язучы зур биеклеккә күтәрелә, киң җәмәгатьчелектә танылу ала, татар халкының данын читкә чыгара. 1963 нче елда язылган “Хәзинә” әсәре, 1968 нче елда иҗат ителгән “Хуҗалар» исемле романы рус телләренә дә тәрҗемә ителеп Казан, Мәскәү нәшриятларыңда кат-кат басыла, Татарстан нефтьчеләрен бөтенсоюз аренасына алып чыга.
Гариф Ахунов нефть төбәгендә яшәүче язучыларны да иҗади коллективка туплау, яңа яшь әдәби көчләрне эзләп табу һәм тәрбияләп үстерү юнәлешендә мөһим эшләр башкара.
Күптөрле административ һәм җәмәгать эшләре белән даими мәшгуль булуына карамастан, ул үзенең иҗат активлыгын да киметми. Аның бер-бер артлы, хикәяләре, документаль һәм автобиографик китаплары нәшер ителә. 1978, 1986 елларда әдипнең өч кисәкле роман итеп уйланыган «Идел кызы» исемле трилогиясенең беренче ике китабы басылып чыга. Әсәрдә автор катлаулы тормыш юлы үткән төп каһарманнарының язмышы аша 1900-1930 еллар эчендә Урта Идел төбәкләрендә булып узган зур тарихи вакыйгаларның һәм иҗтимагый-социаль процессларның җанлы картинасын күз алдына китереп бастыра.

Гариф Ахуновның проза әсәрләреннән күбесе русчага тәрҗемә ителә, хикәя һәм повестьлары украин, үзбәк, кыргыз, мари, чуаш, якут һ.б. телләрдә басыла, «Хәзинә» романы казакъча һәм төрекмәнчә тәрҗемәдә нәшер ителә. Шушы бай хезмәтләре өчен ул хөкүмәтебезнең бик күп мактаулы бүләкләренә лаек була.
Әдәбият өлкәсендәге казанышлары һәм иҗтимагый тормыштагы актив эшчәнлеге өчен Гариф Ахунов 1975 да Хезмәт Кызыл Байрагы, 1981 да Халыклар Дуслыгы орденнары белән бүләкләнә, 1972 елда аңа «Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә, ә 1993 елда Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән ул «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән мәртәбәле исемгә лаек була. Әдип шулай ук 1998 дан Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле академигы дигән мактаулы исем йөртә.
Бүгенге көндә әтисенең иҗат юлын кызы шагыйрә Наилә Ахунова дәвам итә. Наилә ханым да мактаулы исемнәргә бик бай шәхес: Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, М.Горький, С. Сөләйманова премияләре лауреаты, “Ала карга” әдәбият берләшмәсе җитәкчесе. Аның әти-әнисе эшен дәвам итеп, безнең өчен үрнәк алырлык шәхес булуы зур куаныч. Әтисенең исемен мәңгеләштерүдә, аның якты истәлеген халыкка җиткерүдә гүзәл эшләр башкаруы бик мәртәбәле күренеш.
Гариф ага Ахуновның гомер чишмәсе тулып, чылтырап, юл ярып буыннар арасын бәйләп агар. Киләчәк буыннарга , бигрәк тә, милләтебез сагында торган балаларыбызга бу чишмә иҗат этәргече, яшәү көче, киләчәккә ышаныч бирерп торыр, Иншалла!
Чишмәләрдә гомер агышлары,
Чишмәләрдә еллар авазы.
Чишмәләрдәй чиста гомер юлы
Саф күңелле Гариф аганың.
Еллар саклар тарих истәлеген,
Халык саклар әдип сүзләрен..
Милләт саклар , чишмә итеп саклар
Дан казанган шәхес эзләрен. (автордан)

Розалия Сабитова   17.10.2017 16:29     Заявить о нарушении