МультАзбука - на татарском языке
Свидетельство о публикации №117082809396
А
Аю абзый базардан
Бал алган алты мичкә.
Арбасы авыр, арган -
Этә ул көчкә-көчкә.
Ә
Әтәч менә будильник,
Шалтырамый икән ник?
Ул кычкырып уята -
Кем озак йоклап ята?
Б
Бозау итеннән бәлеш
Көтә бүре балалары.
"Барыгызга булыр өлеш,"-
Дип әйтте аналары.
В
"Вакыт үтә юкка,- диделәр,
Яшь әтәчләр вәгъдә бирделәр,-
Вак-төяккә гел сугышмыйк,
Дус яшәргә без тырышыйк.
Г
Гайбәт сата көне буе,
Саескан таба сәбәп.
Гаепләү бөтен уе -
Бу нинди начар гадәт?
Д
Дуңгыз баласы бүген
Дәрескә әзер түгел.
Дәфтәре өйдә калды,
Шуңа "2"ле алды.
Е
Елга буенда яши
Елак елан баласы.
Бер дә кипми күз яше,
Аптырады анасы.
Ё
Жонглёр иде клоун циркта,
Ике аю боксёр рингта,
Маймыл анда шофёр иде,
Ә песиләр күлмәк киде.
Ж
Жирафта кара пиджак,
Аның жилеты да бар,
Галстук сары, күлмәк ак,
Ләкин чалбары бик тар.
Җ
Җәй җиткәч, җомга көнне
Балыкларны җыйдылар,
Киңәшеп, карт җәенне
Судья итеп куйдылар.
З
Зебра сатып алган икән
Затлы зәңгәр тукыма.
"Зинһар күлмәк тек,"-дигән
Ул тегүче дустына.
И
Ишәк кибеткә килгән,
Тишек башмаклар кигән.
"Минем аяклар туңа,
Итек бирегез миңа."
Й
Йорт төзегән җир астында,
Йозак кирәкми хәтта.
Йомран салам өстендә
Йомшакта йоклап ята.
К
Куян утыртты иртән
Кәбестә белән кишер,
Ясаса тагын киртә,
Әйбәт уңыш җитешер.
Л
Лачын көчле һәм батыр,
Шөгыльләнә ау белән.
Ләкләк исә бик матур,
Бәхет китерә, беләм.
М
Маймыл малае Мокыт
Елмая, уйный, көлә.
Мөлаем ул һәрвакыт,
Мәзәкләр дә күп белә.
Н
Нарат һәрчак мактана:
- Мин биек булып үсәм,
Бик нык һәм нәфис кәүсәм.
- Мактану начар гадәт,
Белергә кирәк әдәп,-
Дип әйткән Имән аңа.
ң
- Бәрәңге, ничек хәлең?
- Бик уңай түгел әле.
Ашый мине көнозын
Колорадо коңгызы.
О
Оча безләп озынборын.
Ул тешләргә эзли урын,
Чеметтерде колак турын,
Озынборын - очлыборын.
Ө
Өлгер Өммениса эшкә,
Барына да җитешкән,
Ризыклары аның пешкән-
Өчпочмак белән бөккән.
Җыештырган ул өен,
Һәр эшнең белә көен.
П
Песи түти кунак көтә,
Инде пилмән ясап бетә.
Чиста алъяпкыч кигән,
Ап-ак пәрдәләр элгән.
Пычрак сөйми хуҗабикә,
Пөхтәлеккә ни җитә?
Р
Роза була гөлчәчәк,
Ул - патшасы гөлләрнең.
Ә ромашка - акчәчәк,
Бизи урман түрләрен.
С
Сәхнәдә ике җырчы -
Сандугач һәм сыерчык.
Өздереп тә сайрыйлар,
Күңелләргә ярыйлар.
Т
Төн уртасы да җитте.
Төлке авылга китте.
Кетәклектә бикле ишек,
Юк бит бер дә керер тишек.
Ахры, эше уңмастыр,
Тавык ите булмастыр.
У
Ул карчык усал, явыз,
Урманда яши ялгыз.
Озын борыны кәкре,
Аркасы аның бөкре.
Ү
Үләнлектә тора үлчәү.
Бәбкәләрен үлчи үрдәк.
Үсмәгәннәр икән өчәү -
Ашарга, дим, кирәк күбрәк.
Ф
Филләр футбол уйныйлар,
Туп куудан туймыйлар.
Аннан файда бар микән?
Фикереңне әйт, иркәм.
Х
Хоккей уйный хайваннар,
Инде хәлдән тайганнар.
Менә киттеләр кызып -
Карасаң, хәтәр кызык.
Һ
Һөҗүм итте эт һөдһөдкә.
Нәрсә кирәк аннан эткә?
"Һау-һау!"-диеп өрә эт.
Һуштан язды инде һөдһөд.
Ц
Циркта бик күңелле.
Цилиндр кигән абый
Елмаеп безгә карый.
Ул клоун түгелме?
Ч
Чәршәмбе көн чыпчыкка
Чәүкә килде кунакка.
Чәкчәк белән чәй эчтеләр,
Аннан сүзгә күчтеләр.
Ш
Шүрәлене шөпшә чаккан,
Акыра да бакыра.
Шомырт төбенә яткан,
Иптәшләрен чакыра.
Щ
"Борщ яки щи булса,
Һәм тагын итле сумса,
Булам инде канәгать,"-
Дип көлә безнең Тәлгать.
ъ
Ишегендә подъездның
Белдерү язуы бар:
"Итегезче игътибар,
Эте югалды кызның!"
Ы
Ышкы мактана икән:
- Тактаны шома итәм.
Әйткән аңа шунда Пычкы:
- Шапырынма әле, Ышкы,
Шомартканчы тактаны,
Кисәргә кирәк аны!
ь
Төлке Куянга әйтә:
"Пульсыңны үлчик әйдә,
Авыртмыймы соң башың?
Мин бит-шәфкать туташы."
Төлке остара бара,
Рольне яхшы башкара:
"Кирәксә укол куям..."
Ник ышана яшь Куян?
Э
Эт - оста аучы. Кара,
Эз буйлап чабып бара.
Өч кыр үрдәге аткан,
Эшләпәсен югалткан.
Ю
Циркта күрдем юлбарыс.
Менә сиңа тамаша!
Сикерде ул югары
Утлы боҗра аша.
Я
Ялкау түгел ябалак,
Тора азык сагалап.
Төне буе гел ауда,
Ә яктыргач ул ялда.
2002 ел
Фания Фаррахова Тухватуллина 28.08.2017 22:33 Заявить о нарушении
Безуглая Вера 10.10.2017 15:39 Заявить о нарушении
Фания Фаррахова Тухватуллина 11.10.2017 00:23 Заявить о нарушении