Региональный Открытый Фестиваль им. Гарифа Ахунова

Цели и задачи: популяризация жизни и творчества Гарифа Ахунова (1925-2000), Народного писателя РТ, Почетного академика АН РТ, видного государственного и общественного деятеля, а также - нравственное, экологическое и эстетическое воспитание молодежи. Фестиваль посвящается Году экологии и общественных пространств в Татарстане. Возрастные ограничения отсутствуют. Автор идеи и куратор фестиваля - Наиля Ахунова, рук. ЛИТО им. Гарифа Ахунова, Заслуженный работник культуры РТ, член Союза писателей РТ, лауреат премий им. М. Горького и С. Сулеймановой.
Каждый участник получит Сертификат участника. Победителей ждут Дипломы и ценные книжные призы. Для участников, приславших работы в виде рецензий (см. ссылки ниже) через авторский портал «Стихи.ру» дополнительно начислят баллы.
Автор идеи, куратор фестиваля - Наиля Ахунова, рук. ЛИТО им. Гарифа Ахунова, засл. работник культуры РТ, член Союза писателей РТ, лауреат премий им. М. Горького и С. Сулеймановой.

Оргкомитет:
Наиля Ахунова, председатель, Борис Вайнер, Елена Сунгатова, Елена Кильдюшева (Альметьевск),Екатерина Аничкина (Альметьевск),Альбина Нурисламова, Розалия Сабитова (куратор мероприятия в КМБиП, зав. литер. клубом «Читающие люди» (филиал ЛИТО им.Гарифа Ахунова),Елена Быкова (Чистополь),Алёна Жилкина (Зеленодольск),Инесса Фахрутдинова, Любовь Новикова, Гелюся Шигапова
Фестиваль проводиться с 1 июля 2017 года по 29 ноября 2017 года.
 Информационную поддержку Фестивалю оказывают: сайт «Культура и искусство в Татарстане» (гл. ред. Е.Сунгатова), молодежный республиканский журнал «Идель» (гл. ред. А. Абсалямова), журнал «Казанский альманах» (гл. ред .А. Мушинский) , газета «Честное слово» (гл. ред . И.Дурманов).
Основные номинации:
- «Жизнь и творчество народного писателя РТ Гарифа Ахунова 1925-2000 гг.» (публицистика). Принимаются работы в виде: эссе, очерка, заметки, сочинения, реферат, научно-исследовательская работа
- "Их именами названы улицы Казани. Улица Гарифа Ахунова";
- «Худ. чтение произведений Гарифа Ахунова» на русском и татарском языках. В колледже МБиП турнир чтецов состоится 9 октября 2017 года в библиотеке
- "Арские края - родина Гарифа Ахунова";
 - "Родник творчества. Тропами Гарифа Ахунова: д. Кечкене Учили-д.Губерчак-с.Казанбаш-Арск-Альметьевск-Казань" - лит.-краеведческий маршрут /экскурсия;
- "Клад писателя. Альметьевск в жизни и творчестве Гарифа Ахунова";
- " 40 лет худ. фильму "Клад" (1977)- по роману Гарифа Ахунова" (см.в Интернете), в котором снимались изв. актеры: Александр Филиппенко, Марианна Вертинская, Роман Громадский, а также артисты МХАТ (Москва) и ТГАТ им.Камала (Казань).Музыка - композитора Софьи Губайдуллиной. – Киноафиша.
 - Роман Г.Ахунова "Идел кызы" ("Дочь Волги") - семейная сага или портрет эпохи?"
-  «Мой край родной – Татарстан» (экология и краеведение). Принимаются работы в виде авторской прозы, художественные очерки и зарисовки, эссе, фотографии, рисунки, видеосюжеты о Татарстане, стихи.
Ссылка: http://www.stihi.ru/2011/10/25/8813
        http://www.stihi.ru/2011/10/28/9825
Заявки на участие в турнире чтецов и работы в номинации присылайте на эл. адрес: sabitova.rozaliya@bk.ru
Рисунки и фото ждём в библиотеке колледжа МБиП: ул. Тукая, д. 114


Рецензии
Эссе на тему: “Клад писателя. Альметьевск в жизни и творчестве Гарифа Ахунова”
Насибуллин Ильнур
ГБПОУ “Альметьевский профессиональный колледж”
Рафигуллина Миляуша Марвановна
Преподаватель татарского языка и литературы
ГБПОУ “Альметьевский профессиональный колледж”
Гариф Ахуновның “Хәзинә” романында “Хәзинә хуҗалары”.
Һәр тарихи чорның, Һәр заманның аеруча сизгер, халык йөрәгенең җаны-тәне белән тоючы, сәләтле, үткен күзле һәм тапкыр әдибе була. Мондый әдипләр безнең заманда да аз түгел. Бигрәк тә сугыштан соңгы илленче-җитмешенче еллардагы прозабызга карата әйткәндә, без Гариф Ахуновны искә төшерми кала алмыйбыз. Гариф Ахунов безнең адәбиятыбызның алгы сафында. Ул хикәя, повесть һәм очерклар иҗат итә. Бигрәк тә романнары, әдәбиятка алып килгән яңа темалары һәм мавыктыргыч образлары белән җәлеп итә. Шундый романнарның берсе - “Хәзинә” романы. “Хәзинә”дәге Кәлимәт авылы, аның кешеләрен автор берничә әсәрендә сурәтли. Мәсәлән, авылның йөзе үзгәрүе, нефтьчеләрнең авыл халкына йогынтысы, Татарстан нефтьчеләренең эштәге, тормыштагы сокланырлык батырлыклары теге я бу дәрәҗәдә чагылыш үтә. Язучының беренче иң зур уңышы, безнең әдәбияткә да яңалык өстәүче беренче зур әсәре - ул, әлбәттә, “Хәзинә” романы булды.
“Хәзинә” романында төп геройлар халык арасыннан чыккан гади кешеләр, кайберсе әле күптән түгел колхоз юлын үткән эшче сыйныфы вәкилләре. Аларның барысын да бер теләк Һәм бер изге бурыч берләштерә, илгә нефть биреп, илнең куәтен арттыру, совет кешеләренең тормышын яңа шатлык, бәхет белән бизәү, бердәмлек көченең тантанасын эштә, һәр өйдә күрү... Язучы бу романда совет кешеләренең үсүен, эшче сыйныфының, конкрет әйткәндә, нефтьчеләрнең авылга да уңай йогынты ясавын сурәтли. Романда төрле милләт кешеләренең бердәм эше, бергә дус яшәве дә әйбәт бирелгән. Искелек белән яңаның көрәше турында фикер - әсәрнең башыннан ахырына кадәр дәвам итә.
Гариф Ахунов нефтьчеләрнең эшен, тормышын тасвирлаганда, тар мәгънәдә “эшне” курсәтү, төрле техника, эш кораллары турында сөйләү белән мавыкмый, аны, барыннан да бигрәк, Кеше язмышы, төрле гаиләләр эчендә барган, асылда, туган халкында барган үзгәрешләр процессы кызыксындыра.
“Хәзинә” романы безнең әдәбиятта әле бик аз яктыртылган Татарстан нефтьчеләре тормышы темасына, республикабыз, халкыбыз өчен яңа булган куренешләрне һәм үзгәрешләрне күрсәтүгә багышланган. Романның төп идеясе - аның исеменнән үк аңлашылган шикелле. Ә нәрсә соң ул Хәзинә? Тыштан караганда, әлбәттә, нефть - “кара алтын” табу һәм шул байлыкны ил, халык файдасына бирү өчен көрәш турында сүз бара. Ләкин болай гына аңлату бик тар булыр иде. Романның төп идеясе вакыйгалар үзәгендә торган геройның берсе - карт мастер Лотфулла абзый сүзләреннән яхшы аңлашыла: “Газеталарда без нефтьне “кара алтын” дип язабыз. Алтын. Димәк, хәзинә. Әмма дә ләкин безнең хәзинәбез нефть кенәме соң? Кешеләр дә хәзинә түгелме? Кешеләр дә хәзинә бит, иптәш секретарь. Ни өчен дигәндә, кешеләр булмаса, ни эшли аласың. Хәзинәң хәзинә килеш җир куенында ята бирә...” Әйе, безнең кешеләр- үзе бер зур хәзинә. Әдәбиятның да, гомумән, максаты- машинаны яки бу очракта нефть байлыгын ачу, аның эшкәртелүен генә тасвирлау түгел, шунда эшләгән кешеләрне, аларның яшәешен, уй-тойгыларын, кыскасы, кешене, кешелек дөньясын сәнгатьчә сурәтләү.
Романда үзәк урынны яшьләр- Фәйрүзә, Арслан, Кәрим, Булат, Мөнәвәрә образлары алып тора. Шуның белән бергә язучы төрле характердагы һәм аң дәрәҗәләре төрле булган олы буын кешеләре - Шәвәли абзый, Лотфулла Дияров образларына да киң урын биргән. Бу очраклы нәрсә түгел, әлбәттә. Ул нәрсәнең эчке мәгьнәсе, төп идеясе белән бәйләнгән.
“Хәзинә” романында яшьләр турында әйткәндә, Арслан белән Кәрим арасындагы конфликтка корылган бер әсәр дип кенә бияләү дөрес булмас иде. Романда тасвирланган вакыйгалар, шәхси һәм иҗтимагый тормышта искелек белән яңаның кискен каршылыкка очравын һәм яңаның өстенлеген, көчен үзара тыгыз бәйләнгән бик күп мәсьәләләрне кузгата. Романны укып чыккач, барыннан да элек, ике семья - Шәвәли һәм Лотфулла семьялары язмышы турында уйланасың. Авылдашлары яшь Кәрим Тимбиков тормышы да алар белән бәйләнгән. Язучы, сурәтләгәндә, контрастлык алымын киң куллана: иске карашлы, тискәре, тупас холыклы Шәвәли белән алдынгы карашлы, кешелекле, олы йөрәкле Лотфулла; иске гореф-гадәтләргә кыю каршы чыккан, эшчән, батыр йөрәкле, түземле, мәхәббәтендә дә икеләнүсез Фәйрүзә белән йомшак күңелле, эчтән генә янып яшәүче, мәхәббәте өчен көрәшүгә көче җитмәгән, җәмгыять, хезмәтеннән аерылган Мөнәвәрә; шәхси тормышка һәм хезмәткә капма-каршы карашларда булган Арслан белән Кәрим.
“Хәзинә” романы яхшы образлары, матурлыкка, бәхеткә омтылган яшьлек романтикалы, иҗади хезмәттә яңа кешенең, яңа шәхеснең тууын гәүдәләндерүе белән кыйммәтле.
“Хәзинә”нең икенче кисәге булган “Хуҗалар” романында да нефтьчеләр тормышы сурәтләнә, замананың яңа герое - алдынгы кешесе проблемасы куела. Бу әсәрдә беренче роман буенча инде таныш булган геройлар белән дә очрашабыз: Лотфулла, Арслан, Шәвәли, Мөнәвәрә, Сәгыйдә, Атнабай... Хәзер инде алар җитди тормыш сынавын үткән кешеләр, илнең, халыкның хөрмәтенә лаеклы кешеләр. Шулай да романның төп герое - нефть идарәсе начальнигы Арслан Гобәйдуллин. Ул нык характерлы, үзенә карата да, иптәшләренә карата да таләпчән, туры сүзле, кешелекле, матур киләчәккә, яңаның өстенлек алуына ышана белүче һәм шуның өчен көрәшә белүче кыю йөрәкле җитәкче.
Әсәрнең исеме “Хуҗалар” дип бирелгән. Ә кемнәр соң ул хуҗалар? Бу турыда Арслан да уйлана: ”Илгә хуҗаларның ниндиләре генә килмәгән...-ди ул. –Ләкин илнең чын хуҗасы гомер-гомергә халык булган. Үз-үзен аямыйча, үзенә күп нәрсә таләп итмичә, чын күңеленнән хезмәт итүче фидакарь кешеләр - менә кем ул - хуҗалар...”
Авторның әйтүенә караганда, “Хәзинә” өч кисәктән торган трилогия булырга тиеш булган. Ләкин, кызганычка каршы, өченче китабы чыкмыйча калган. Без, аңа карамастан, шушы бай эчтәлекле ике китап “Хуҗалар һәм Хәзинә”без булганга куанып яшәргә тиешбез.
Гариф Ахуновның бу әсәре зур вакыйга - Татарстан нефтенең яңа катламнары ачылган вакыйгага нигезләнгән. Шул ук вакытта ул мәсьәләнең икенче ягына да игътибар итәргә куша. Нефть, бер яктан, Татарстанны күтәрде, бүген нефтькә бәяләр үскәннән-үсә бара. Икенче яктан, әсәрдәге Йөзлекәй карчыкның хафалануы безне искәртә кебек. Чөнки уңдырышлы туфрак актарылып, тау-тау кызыл балчык өелде, йөзләгән машиналар җиргә, аркылыга-буйлыга, тирән җәрәхәтләр ясады. Димәк, Йөзлекәй карчык сүзләре, карт-карчыкның искелеге, наданлыгы түгел, ә алдан күрүчәнлеге икән. Бүген без, чыннан да, шундый аяныч нәтиҗәләрне күрәбез. Димәк, җир асты хәзинәсен алдынгы ысуллар белән: чишмәләрне агуламыйча, җирләрне җәрәхәтләмичә, һаваны бозмыйча, ягъни, табигатькә зыян салмыйча алырга кирәк. Әсәр бүгенге көндә шул ягы белән тагын да актуаль. Чөнки бу вакыйгаларга, әсәр язылганга, ярты гасыр үтсә дә, без гыйбрәт алдыкмы, алга киттекме, яки хәзинә белән хуҗаларча, эш итәргә өйрәндекме соң? Иң аянычы да шунда: әсәрдә курсәтелгән ачы таҗрибәдән сабак ала бемәдек, ваемсыз калдык. Безгә кешеләрне, иң олы хәзинәбез - Җиребезне сакларга кирәк!

Розалия Сабитова   17.10.2017 16:11     Заявить о нарушении
На это произведение написаны 2 рецензии, здесь отображается последняя, остальные - в полном списке.