Исемсез монэсэбэтлэр

Читлэр белми кем икэненне -
Исеме юк монэсэбэтлэрнен.
Шуны белэм -
Йоземдэге кайнар эзлэр - син,
Лепелдэгэн ирен тэмнэре...

Борчу - кайгы курэсен килмэсэ,
Ят рольлэрне, дилэр, уйнама.
Миннэн могаен,
Яхшы кыз да,  сойгэн яр да чыкмас,
Якын дус та хэтта булалмам.

Арабызда безнен оста тигезлек -
Бер кон сугыш, бер кон килешу.
Узебезне исэ
Ышандырабыз хислэрсез дип.
Тик сата кайчак йорэк тибеше.

"Кайда?","Кем белэн?" сораулары борчымый,
Конлэшу сыман юк бер дэ кайгым.
Сэбэбе ачык -
Безнен арага беркем керэ алмый,
"Без" юк чонки, син хэм мин аерым.

Кочакла, назла диеп котырта женнэр.
Акылым гарьлэнэ, уйлар чуалган...
Анларга иде
Кайчан олгердем кунелем бирергэ?!
Ник миндэ узем бер дэ калмаган?!


Рецензии