Хэтеремдэ калган истэлек

Йорэгемдэ кан туктады,
Ул йормэскэ уйлады...
Сунде кебек куздэ омет,
Донья да сунде, югалды...

Менэ мин вокзалда торам,
Кулда телефон тотам,
Ойгэ кайтам дип шалтраткач,
Жавапны кире кагам...

Ничек алай, анламадым,
Тагы бер сорап куям...
Нэрсэ дисен? Дорес тугел!
Силэмэ мина чуп-бар...

Тошеп китте телефоным,
Башымда бары бер уй:
Ник алдын миннэн син аны?
Жаныма салдын син ут...

Телефон артыннан узем,
Аягымда торалмыйм...
Эйтмэкче булам, бары тик,
Кычкырам, чыйныйм, жылыйм...

Утеп баручы апалар,
Торгызып бастырдылар...
Ниндидер тоймэ эчертеп,
Бераз уяндырдылар...

Ни булды дип сорадылар,
Жавап бирэ алмыйм бит...
Башыма бэлэ тоште,
Курмисенме дидем мин...

Утырдым килгэн поездка,
Кайтасым бердэ килми...
Куздэн яшь ага, туктамый,
Йорэгемдэ кан йорми...

Купме вакыт утте,
Э мин хаман, истэ тотам бит шуны....
Хаманда сорыйм синнэн,
Тэнрем, нигэ алдын бездэн аны?

Шул телефондагы хэбэрем,
Этием "улде" дигэн...
Мин хаманда сагынамын,
Этием, сине генэ...

Каберендэ тора зур таш,
Туфрагын жинел булсын...
Йорэгемдэ минем "зур таш",
Син мине бит калдырдын...

Тагы бер кат курер идем,
Саубуллашу хакына...
Бер кычаклар идем сине,
Жылы кертеп жанына...


Рецензии