Одна на тысячу - на татарском языке
Краткое содержание:
Самые хорошие пожелания на день рождения нашей снохе (жене моего брата)!
Свидетельство о публикации №117042605494
Мин бердәнбер киленгә
Туган көнгә бүләккә
Саранлашмыйм теләккә -
Андый бит ул бер меңгә!
Тормышың имин булсын,
Юлда атың таймасын,
Күңелең картаймасын,
Яшең тик артып торсын!
Тәнең сәламәт булсын,
Эшләсен аяк-кулың,
Сөекле кызың, улың
Гел рәхәтлек китерсен!
Зарсыз узган гомергә,
Теләп бәхет-шатлыкны,
Каршылагыз картлыкны
Сез яшәп бергә-бергә!
2017 ел
Фания Фаррахова Тухватуллина 26.04.2017 13:29 Заявить о нарушении