Сихри язлар

 
 Стихи смотрите ниже, в рецензиях.

Кичя эле белми идем синен, сеюэн,не,
Мин уземдя буген геня сэя башладым...
 


Рецензии
Кичә әле белми идем синең сөюеңне,
Мин үземдә бүген генә сөя башладым.
Ялгыш кына иреннәрем тапты иренеңне,
Үзем зәңгәр күзләреңә кереп адаштым!

Ниләр генә әйттек икән берең беребезгә?
Нинди хисләр акты икән безнең күңелдә?
Кайдан килде шундый бәхет бүген икебезгә,
Дөнья кая булды икән шушы мизгелдә?!

Оныттым мин синең әйткән назлы сүзләреңне,
Мин үземдә белмим сиңә ниләр әйткәнне.
Тик онытмам бәхет тулы зәңгәр күзләреңне,
Үләселәр килеп,
янып
сине сөйгәнне!

Мөлдерәмә күзләреңдә
. ....... сихри язлар,сихри назлар.
Исәрләнеп сөйгән мәлдә
. ...... яңа язлар яна алар.

Аль Фарид   19.02.2017 16:37     Заявить о нарушении