Кояшым, суз кулынны мина
Чыгар карангылыктан тартып.
Килэчэккэ ометлэр уятып,
Серлэрен ач бу якты доньянын.
Кояшым, суз кулынны мина,
Хыялларга юлларым курсэт.
Авырлыклар йэ киртэлэр курсэм,
Ирек бирмэ, зинхар, абынырга.
Алжуым сизэм - суз кулынны мина -
Кояшсыз хэм тоссез коннэрдэ...
Татыйм сон мин тагын кемнэрдэн
Жылылык таралуын жаныма.
Кояшым, суз мина кулынны.
Ялварам томанга юнэлеп...
Мин эзер нурларга эйлэнеп,
Булэк итэргэ жанымны.
Кояшым, суз мина кулынны,
Вальс биик баш эйлэндергеч!
Болытларга адым ясый ясый -
Бер - ике - оч, бер - ике - оч...
Эйлэник бергэ, бер ботен булып -
Синен белэн доньямда тынычлык.
Эгэр дэ син сузсан кулынны,
Мин эзер яшэргэ, уземне онытып.
Свидетельство о публикации №116121510172