Сакла ходам ике баламны

Тормыш сынауларын язмышкаем
Бирэ курмэ ике балама
Мин кургэнне зинхар курсэтмэче
Эрну салма йорэк ярама.

Сыга курмэ сынауларын белэн
Берук алар куз-яшь тукмэсен
Жаннарына зинхар эрну салма
Башларына кайгы килмэсен.

Байлык эзлэп алар ашкынмыйлар
Тапканын ашарга саулык бир
Бар булганнын кадерен белсен алар
Ризык тэмле,тапсан тугеп тир!

Саулыкларга кушып, гомерен бир
Горлэп утсен хярбер коннэре
Иман нуры керсен йозлэренэ
Якты булып янсын йозлэре.

Балаларын яхшы устерсеннэр
Акыл, инсаф булсын гел юлдаш
Кунеллэре булсын изгелектэ
Аш атканга, атмасыннар таш...

Бар ана да узенен баласына
Бэхет телэп кыла догалар
Сакла язмыш минем балаларны
Берук тыныч булсын доньялар!

Энкей мина биргэн тэрбияне
Миндэ керттем ике балама
Бишек жыры аша сабыена
Тик изгелек тели хяр ана!

Язмышкаем салкын жиллэренне
Минем балаларым тоймасын
Уксетмэ син утларына салып
Сою жырын алар жырласын!


Рецензии
Бик дорес хэм кирэкле сузлэр. Я Раббым, балаларга бар телэгэн телэклэр,угетлэр хэм ометлэр тормышта якты юлларында насйып итсен иде.
Балаларым , алтыннарым яшь чактан сезгэ эйтэм.
Йорэгегезнен, туренэ , язып куйсагыз икэн.
Кайдагына сезне язмыш ыргытсада доньяда ,
Онытмагыз ,сезнен ж,анда туганлык каны ага.

Онытмагыз , бер ояда туып ускэн кошлар сез.
Бер берегезнен, бу доньяда , кэдерлэрен белегез.
Сез яхшы хэм мэрхэмэтле , тугры ,туры булыгыз.
Кыен чакта ярдэн кулын, сузырга онытмагыз.

Элгэшмэгез юклар очен , кирэк тугел эш бит ул.
Кирэк тугел вакыт юк дип , селтэргэ кутэреп кул.
Шатлык коннэр булган чакта , соенегез бергэлэп.
Онытмагыз ,сез туганнар , яшэгез ж,ырлап- горлэп.

Булешмэгез молкэт диеп, кызыкмагыз байлыкка.
Хормэт итеп бер бергезне , яшэгез туганлыкта.
Кунакларга йорешегез , гэилэ коргачтында.
Ойрэтегез шул хислэргэ , балалар тугачтында.

Яшэгез , туганлык хисен югалтмый бердэм булып.
Хэр чак сезнен йорэклэрдэ , торсын шэфъкэтлек тулып.
Мэхэбэт жимешлэре сез , кун,легездэ саклагыз.
Эти эни эйткэн сузне , беркайчан онытмагыз!

(27.11.2015г.)

Ямалеев Марс   13.11.2016 14:57     Заявить о нарушении
Рэхмэт Марс)))) Сабыйлар исэн булсын, оныклар йорэк парэлэре.

Рябина Хат   13.11.2016 19:11   Заявить о нарушении