Кире борып яшик язмышны

Хич вакыт юк сонгы арада
Утырып бер шигырь язарга
Бик куп булды ахры эшлэрем
Кайдан микэн вакыт табарга.

Бэлки эле шулай кирэктер
Монланырга хич юк вакытым
Татып яшик эле бу тормышнын
Татлы шатлык тулган савытын.

Эти-эни исэн, бу доньяда
Балаларым бэхет чишмэсе
Оныкларым шушы чишмэлэрнен
Ин чистасы, ин-ин кэттэсе.

Бэхет-шатлык очкынын дусларга
Кичэлэр уткэреп таратам
Яшимен мин кочып жиханны
Чонки бик тормышны яратам.

Барлы-юклы донья мэшэкатен
Кайгы, дип кунелгэ алмагыз
Баш кайгысы бирмэсен, дип телэн
Язмышларга каршы бармагыз...

Алгы конгэ килер язмышларны
Ак кагэзьгэ узегез языгыз
Бэхет бэреп керер тэрэзэдэн
Кайгыларга ишек ябыгыз!

Бар кешедэ бэхетле булырга
Килгэн бит ул якты доньяга
Тормышнын тик курик яхшы ягын
Яхшыга тик ,яктылык яга.


Рецензии