Ак буран

Ак кышларнын ак карлары белэн
Уйный урамда гыйнвар бураны
Ботерелеп уйный кар бортеклэре
Коч табып кара , тыярга аны.

Яусын карлары, уйнасын буран
Икмэк ява бит туган ягыма
Шушы ак буран бары тик бэхет
Алып килсэче газиз халкыма.

Атлыйм урамнан, буран уратып
Уйныйсы килеп коча шаярып
Энже кар куна керфеклэремэ
Э мин барамын алга кар ярып.

Ак карлар безгэ тик аклык кына
Алгы коннэргэ алып килсэче
Барлык хыяллар ашсын тормышка
Ак юл бэхеткэ безне илтсэче.

Буран сызгыра, эйди артыннан
Таныш булмаган  матур якларга
Кайгы-сагышны урап буранга
Алып кит эйдэ!, ярсу атларда!


Рецензии
Керемет!Рахмет.

Марат Амирхан   22.12.2016 04:47     Заявить о нарушении
На это произведение написаны 2 рецензии, здесь отображается последняя, остальные - в полном списке.