Саташу

Эллэ инде алып киттен
Узен белэн киткэндэ,
Эллэ син калдын янымда,
Сер итеп кунелемдэ...

Калдырмый сэер бер тойгы,
Шушы микэн саташу?!
Хэрчак янымда сыман син -
Булмаган аерылышу.

Синен бер олешен хаман
Калдырмый сыман мине...
Саташмыйм ла, бик тэ каты
Юксынам гына сине.

Жулэр дияр берэу курсэ
Бушлыкка караганны,
Туктамыйча сойлэгэнне,
Сэбэпсез елмайганны.

Башкаларга ачыла алмыйм,
Сина ачылган сыман.
К;нелемне бушатырга
Сина омтылам хаман.

Дореслектэ тынламассын,
Курергэ телэмэссен.
Шуна куз алдыма синен
Барлыкка килэ рэс(е)мен.

Бар доньям онытыладыр -
Сина сойлим, елмаям.
Кайчак икебезгэ итеп
Кайнар чэй ясап куям...

Жулэр дияр, берсе белсэ,
Тилергэн йэ саташкан.
Анламас ул, чонки миндэй
Бирелмэгэн сагышка.


28.12.14.


Рецензии