Бирешергэ эзер мизгелгэ

Сабый баланы упкэндэй уп,
Йозлэремне сыйпа наз белэн.
Куенына салып, тирбэт мине,
Алжуымны он(ы)тыйм мизгелгэ.

Кузлэремэ тугел кунелемэ кара,
Анда куптэн инде кара тузан кунган.
Куркам кайчак, кочем житмэс сыман,
Атмас кебек бер дэ яна тан.

Тэнем тугел, жаным алжыды,
Адым саен адым ялгышып,
Сагышымны кон дэ яшереп,
Хислэр белэн кон дэ ярышып...

...Алда мине, буген ышанырмын
Хэрбер татлы ялган сузенэ.
Бары кочагына кереп югалырга,
Он(ы)тылырга ирек бир уземэ.

Юат мине! Жибэрмэ, зинхар!
Ялгызлыктан коткар бугенгэ!
Иркэлэугэ сусаган жаным
Бирешергэ эзер ... мизгелгэ.
___________
Мина бутэн бер ни кирэкми –
Син минеке, мин синеке тугел.
Мина бутэн бер ни кирэкми...
Буген генэ юансын кунел.

27.08.2014


Рецензии