Хатирэлэр
Оныттыра алмый берни дэ.
Хэр урамда, хэр почмакта
Елмаюын куренэ…
Кышы, язы, жэе, козе…
Купме кургэн бер елда,
Хэр мизгеллэр, коннэр, тоннэр
Кичерелэ янадан.
Ничек кышын салкын тоннэр
Мэхэббэт сынатканы,
Тунып, дерелдэп беткэндэ,
Убулэр жылытканы.
Язын яннарыма килгэч,
Дэреслэрдэн качканым.
«Бер сэгать кенэ шул» - диеп
Жибэрмичэ кочканын.
Э жэй... жэй безнеке иде,
Онытылмас янып союлэр...
Ни булса да бергэ идек бит,
Аермады сузлэр, конлэулэр...
Сынатмады сою, мэхэббэт.
Монсу козлэр бер дэ саргайтмады,
«Яратам сине» дигэн сузлэрен
Бер конне дэ бит сонармады…
Ни булды сон?! Нигэ, иркэм,
Бер мизгелдэ узгэрден?!
Анлатмадын, бар булганны
Онытырга телэден.
Кышлар сине мина булэк итте,
Кышлар тартып алдылар.
Йорэгенне мэнге эрмэс
Боз белэн капладылар.
Бик кунелсез, жаным, синсез.
Яшэвемнен юк яме.
Кон карангы, тон йокысыз,
Аш-сунын да юк тэме.
Бик кунелсез синнэн башка,
Тик мин кочле, тузэрмен.
«Бэхетле бул, иркэм»-диеп
Кон дэ телэк телэрмен.
Коннэр, айлар, еллар утэр,
Борчымам башка, мэнге дэ…
Тик нишлэргэ сон…хатирэлэр…
Алары бит гомергэ…
Март, 2012
з.ы. Беренче шигри юлларым.
Свидетельство о публикации №116011004067