Насыйп булганы кайда сон?

Экрен генэ, авыр адымнар белэн
Кабат атлыйм буш урамнар аша.
Кунел кыллары тыгыз тартылган –
Уйлар белэн уйлар ярыша.

Кар бортеклэре куна йозлэремэ,
Чэчлэр белэн уйный жиллэре.
Урый мине тирэн уткэннэргэ,
Беренче кар яуган коннэре.

Алып китэ шушындый ук ап-ак
Артта калган сихри кышларга.
Хатирэдэн хатирэгэ атлап,
Торэ кунелемне сагышларга.

Тормыш бара, бу чынлыкта ике
Язмыш юлы аерым салынган.
Кайда йоридер минем бердэнберем,
Насыйп булган бары мина гына?!


27.11.2013


Рецензии