Синнэн башка

Нихэл  итим, булмый синсез, булмый!
Кон дэ котэм, кон дэ сагынам…
Нишлэдек без? Нидэ хата кылдык?
Сораулардан башым ярыла.

Азга гына да тынычланмадым,
Тозэтми шул вакыт  яраны!
Бер минутка да чыгара алмадым
Синен белэн тулган уйларны.

Иртэн торунын  бер мэгънэсен курмим,
«Хэерле иртэ, Жимеш!»- диючем булмагач.
Тонлэ йокым килми, сине убеп,
Тыныч, татлы  тошлэр тели алмагач.

Юк хэзер монсу чакта юатучы
Елмаюы, кунелле сузлэре белэн.
«Мин сина ышандым, кояшым!» - диеп
Унышларыма шатлана белгэн.

Барысы башкача хэзер, тормыш –
Вакыт эрэм иту, бара бушка.
Ботен яме синдэ иде анын,
Э хэзер ялгыз утэ, синнэн башка…

май,2012


Рецензии
Таныш хәл...Әйе, вакыт яраны төзәтми. Тора-тора әзрәк җиңеләя генә. Яңа мәхәббәт кирәк.

Фания Фаррахова Тухватуллина   10.01.2016 02:43     Заявить о нарушении
Яңа мәхәббәткә бик батыр йөрәк кирәк...минеке исә тирә якка бик сак кына карый..

Ильсияр Шамсиева   10.01.2016 11:13   Заявить о нарушении