Сынау булгансындыр
Нидэ мина ачуын?!
Мин китмэдем, ташламадым,
Син бит талаш башладын!
Бергэ тугел. Мэхэббэтнен
Суынганын сизмэдек.
Кайчан сон бэхетле пардан
Дошманнарга эйлэндек?!
Карамыйсын, сойлэшмисен,
Курсэн, борылып качасын…
..Э минем бит шундый каты
Килэ сине кочасым!
Кысып - кысып кочаклыйсым,
Кайнар итеп убэсем…
…Кон дэ кайтканынны котэм,
Син бит аны белэсен!
Тик кайтмыйсын, язмагандыр
Инде бергэ булырга.
Бэлки йолдызлар гына жибэргэн
Сине язмыш сынарга.
Ачу тотмыйм, сынасыннар!
Очратканга укенмэм!
Шундый мэхэббэт тойганга,
Яратканга соенэм.
Рэхмэтлемен тормышымда
Шундый кешем булганга,
Вакытлыча, тик чын-чынлап
Зур бэхет татыганга.
апрель,2012
Свидетельство о публикации №116010911565
Фания Фаррахова Тухватуллина 10.01.2016 02:38 Заявить о нарушении