Как мне полететь? - на татарском языке
Краткое содержание:
Татарская пословица гласит, что отец и мать - это пара крыльев. Одно крыло сломалось. Как мне теперь полететь?
Это - поминальное стихотворение, написанное на годовщину смерти папы.
На фото - мой папа, Тухватуллин Фанис Гарифович.
Свидетельство о публикации №115112105277
,,Әткәй-әнкәй - пар канат,,-дип
Әйткән татар мәкале.
Бер канатым китте сынып,
Ничек очыйм, әйт әле?
Әткәй, көчле кеше идең,
Ник бирештең бу юлы?
Беренчелекне бирдең -
Каты үлемнең кулы.
Син киткәндә ерак идем,
Әйтә алмадым:,,Әткәй, хуш!,,-
Дуслар, туганнар килде,
Синең урының гына буш.
Чыкмас каршы алырга,
Тормас капка төбендә,
Теләп истә калырга,
Яши хәзер ТЕГЕНДӘ.
Шул караңгы дөньядан
Кайтмыйсың инде, беләм -
Йөрәктә безнең һаман,
Син һаман безнең белән.
Киткәнеңә бер ел булды,
Бүген искә алабыз,
Юксынудан күңел тулды,
Шуңа тынып калабыз.
Әткәйне без искә алып,
Хәтер йомгагын сүтик,
Исемен йөрәккә салып,
Догалар укып китик.
2015 ел
Фания Фаррахова Тухватуллина 11.03.2017 14:56 Заявить о нарушении