Беренче килеп куын бир эйдэ

Нигэ микэн бу якты доньяда
Бер-беребезне анлый алмыйбыз
Авыр чакларда йорэк авазына
Нигэ, диеп сон колак салмыйбыз?

Аерылулар бит тэмугъ газабы
Йорэк бозу ул , кунел эрнету
Куздэ кайнар яшь, жаннын ачысы
Жан сойгэненнэн аерылып киту.

Уйламый эйтеп авыр сузлэрне
Яра салабыз ике якка да
Мэхэббэт бит ул ике канатлы
Оча алмыйсын берсе сынса да.

Горурлык кайчак безне туктата
Беренче башлап гафу сораудан
Сою чын булса , хормэт кимемэс
Жылы суз эйтеп , назлап караудан...

Озмик жеплэрне яхшылап уйлыйк
Дорес сузлэрне таба белик без
Кешелэрнен була , торле яклары
Шул чак яхшысын зинхар курик без.


Рецензии