Ожидание дождя - на татарском языке
Краткое содержание:
Лето. Жара, пыль, мошкара. Изнемогая от жары, все ждут дождь.
Свидетельство о публикации №115101507020
Интегә халык, аптырый,
Шундый эссе, хәлләр бетә!
Су тереклек күктән сорый,
Әлсерәп ул яңгыр көтә.
Күрче, тузан хөкем сөрә,
Чебен-черкигә дә зур бәйрәм,
Синнән алдан өйгә керә,
Йөдәттеләр инде хәйран!
Күпләп болытлар килсен дә,
Һәм яңгыр яусын коеп,
Изрәп бары сафлык исендә,
Сулыш алыр рәхәт тоеп.
2004 ел
Фания Фаррахова Тухватуллина 11.08.2023 09:21 Заявить о нарушении