О воспитателе - на татарском языке
Краткое содержание:
Этот труд нелёгкий и ответственный. Ведь воспитатель должен стать для детей второй мамой.
Свидетельство о публикации №115092708441
Арып эштән кайтып бара -
Йөзләренә чыккан билгесе.
Күзләренә ләкин кара -
Балкып тора күңел көзгесе.
Зур йөрәкле булу кирәк,
Сизгер булу аннан соң кала.
Ике-өчкә түзгән сирәк,
Бакчада бит нихәтле бала!
Бер урында алар тормый,
Чыгыштыра тавыш, гауга.
Аңлата бел колак бормый,
Җавап тап син һәр сорауга.
Яратырга барын тиеш,
Һәр баланың табарга җаен.
Менә нинди икән бу эш -
Әни урынында көн саен!
Игътибарлы һәр балага
Көләч, назлы апа күзләре.
Тыныч эштә һәр анага,
Алар әйтә рәхмәт сүзләре.
1998 ел
Фания Фаррахова Тухватуллина 22.12.2016 13:31 Заявить о нарушении