Кому как - на татарском языке
Краткое содержание:
Один говорит, что зиму любит. Много снега, волшебство, красота, свежий воздух, радостные зимние игры детей.
А другой говорит, что зиму не любит. Много снега - замучаешься чистить, бураны, морозы такие, что можно отморозить что угодно! Дед Мороз загоняет детей домой.
Свидетельство о публикации №115090804216
Кемдер әйтә:,,Мин яратам кышны,- ди.
Тутырадыр карлар бөтен тышны,- ди.
Җем-җем итә, ялтырый йомшак, ак кар.
Табигатьтә гүя сихри бер көч бар.
Борыннарны ярып керә саф һава.
Ишеп-ишеп күбәләктәй кар ява.
Әй җилпенә, әй очына, эре ул,
Чыннан да бит күбәләктәй тере ул!,,
Улым әйтте:,,Белеп ява чамасын,,,
Чапты тауга өстерәп чанасын...
Кемдер әйтә:,,Мин яратмыйм кышны,- ди.
Тутырадыр карлар бөтен тышны,- ди.
Күп вакытта җил-бураннар туздыра,
Дуамаллый, котырына, сызгыра.
Җәфаланам кышлар буе көрәп кар,
Кайчан үтәр шушы кыш,- дип, итәм зар.
Бит-кулларны туңдыра ул, өшетә,
Борып-борып колакларны чеметә.
Биетә дә балаларны, сикертә,
Я өйләргә бөтенләй куып кертә,,
2000 ел
Фания Фаррахова Тухватуллина 09.07.2021 11:41 Заявить о нарушении