Давайте беречь природу - на татарском языке
Краткое содержание:
Природа волшебна и познавательна. Она дарит нам несметные богатства. Давайте беречь её, чтоб было что оставить потомкам!
Свидетельство о публикации №115090503673
Тылсымлыдыр табигать,
Кызыксындыра гаять.
Бармаклар бөгеп сана,
Ниләр генә юк анда:
Биек, мәһабәт таулар,
Меңләгәндер утраулар,
Зәңгәр елгалар, күлләр,
Кеше үтмәслек чүлләр,
Диңгезләр һәм океаннар
Бик күп урын алганнар;
Җир җиләкле аланнар,
Җилгә ачык яланнар,
Мул печәнле болыннар,
Анда уйный колыннар;
Иксез-чиксез далалар,
Матур-матур калалар,
Кеше тулы урамнар,
Җәнлек тулы урманнар...
Менә нихәтле байлык,
Алар түгел бер айлык!
Барын сакларга кирәк -
Моны белмәгән сирәк.
Калсын килер буынга да,
Кызыңа да, улыңа да,
Оныкларыңа да калсын
Һәм бүләк булып барсын.
2004 ел
Фания Фаррахова Тухватуллина 02.02.2017 14:52 Заявить о нарушении