Кызыл туйга

Котлы булсын кызыл туегыз
Фэргать энем, Зилэ матурым
Ходай сезгэ насыйп итсэ иде
Язмышларнын ин-ин матурын.

Пар аккоштай буген утырасыз
Мэнге ычкындырман кулларны
Тик бергэ булганда донья ямьле
Уту жинел авыр юлларны.

Мэхэббэтне саклап, гомер буе
Парлашып сез соеп яшэгез
Сезнен тормышларга кайгы тугел
Тик шатлык тулсын, дип дэшэбез!

Донья йоген парлы тартыгыз
Яшь тошмэсен тик сезнен кузгэ
Каерылмасын парлы канатыгыз
Эче-эче диям мин сезгэ!

Язмыш дингезендэ чайкалмыйча
Тормыш корабында йозегез
Инне- ингэ куеп аерылмый
Шатлыктан елмайсын кузегез!
 


Рецензии
Рэхмэт, Рябина, бик матур килеп чыккан!!!Тик ахыргы юлны гына бераз узгэртермен инде, чонки кыз яктан кода кеше мулла, анын алдында убештеру килешмэс, эчесез дэ ярар...

Ирида Акалы   13.08.2015 18:35     Заявить о нарушении