Пятое время года - на татарском языке

Стихотворение в рецензии, поскольку татарские буквы есть только там.

Краткое содержание:

Зима...Весна...Лето...Осень...Каждое время года по-своему прекрасно. ЛГ думает, что есть ещё пятое время года - ,,бабье лето,, и оно самое красивое. ЛГ любит ,,бабье лето,, и с нетерпением его ждёт. К сожалению, оно проходит очень быстро, как последнее свидание и последний поцелуй.


Рецензии
Бишенчесе

Килә дүрт ел фасылы:
Кышы, язы, җәй һәм көз.
Әйтегез иң асылын,
Иң матурын табып сез!
Аклык һәм сафлык кышын,
Изрәп йоклый табигать.
Туңдырсын ул, өшетсен -
Кыштан күпләр канәгать.
Язын өмет уянып,
Күңел тели очарга,
Зәңгәр күккә таянып,
Бар дөньяны кочарга.
Ә җәен кояш юмарт,
Нур сибә, җылы бирә.
Рәхәтләнә яшь һәм карт-
Оҗмахтыр бөтен тирә!
Көзен дә бит матурлык,
Юкка алтын димиләр.
Күпме байлык һәм муллык!
Ләкин бушка килмиләр.
Минемчә, фасылларның
Бишенчесе бар тагы,
Исеме дә кызык аның:
Ул - ,,әбиләр чуагы,,
Килә дә пешеп, кызып,
Тиз генә китә узып -
Гүя соңгы күрешү,
Соңгы тапкыр үбешү.

2000 ел

Фания Фаррахова Тухватуллина   12.03.2022 13:24     Заявить о нарушении
На это произведение написаны 3 рецензии, здесь отображается последняя, остальные - в полном списке.