Не изменить - на татарском языке
Краткое содержание:
Зима не хочет уходить, но так создан мир, что за зимой наступает весна. И это не изменить.
Свидетельство о публикации №115073105478
Кышның эзенә басып,
Бик ашыгып яз килә.
Чуклы нурларын асып,
Шатланып кояш көлә.
Ә кыш туңдыра һаман,
Китмәскә ул маташа.
Әйтерсең, ахыр заман,
Күрә торып саташа!
Җитте инде, Кыш бабай,
Кар-бураннар туздырдың,
Киреләнмә син алай,
Чиратыңны уздырдың!
Эш синнән генә тормый,
Яз вакыты каралган.
Моны үзгәртеп булмый-
Дөнья шулай яралган.
2000 ел
Фания Фаррахова Тухватуллина 14.08.2024 13:35 Заявить о нарушении