Уйлар
Сунэ, янмый сою учагы,
Каты бэгырьдэн чэнчеп эрни
Юк жылытмый сойгэн кочагы...
Салкын караш, тэмсез сузлэрдэн
Булган жылы эйлэнэ колгэ
Йорэктэге кайнар хислэрдэ
Очып китэдер шул эче жилгэ.
Бар нэрсэдэн артык куйгачтын
Якын итеп ачкач йорэкне,
Жайга салган шушы тормышны
Ташларгамы, юк,дип кирэге...
Йорэк эрнеп бер озелер ахры
Отытырмы, юкмы назларны,
Бер мизгелгэ килгэн бу доньядан
Кадерлерэк, тагын ни бармы?
Яратам,дип нигэ эйтергэ сон
Белмэгэчтен сою догасын !
Ялгыз калгач кына анлыйлардыр
Бэхет югалтунын жэзасын...
Свидетельство о публикации №115071602422
Ирида Акалы 25.07.2015 22:38 Заявить о нарушении
Рябина Хат 02.08.2015 20:06 Заявить о нарушении