Жизнь-короткое мгновенье - на татарском языке
Краткое содержание:
Жизнь проходит быстро. Не успеешь и заметить. Поэтому живи достойно, твори добро.
Свидетельство о публикации №115071008413
Гомер - кыска мизгел икән,
Сизмисең дә үтеп киткәнен,
Аңлаганчы-вакыт җиткән,
Күрмисең дә аның беткәнен.
Тормышыңны гел бизәклә
Яхшы эшләр белән генә,
Кылып яшә изгелекләр,
Ачу тотма күңелеңдә.
Сынауларны үт уңышлы,
Начар белән hич күрешмә,
Сайла да син таза тормышны
Һәм чирләргә тиз бирешмә.
Алга гына тырыш барырга,
Булса булыр сиңа кыен,
Яшәү өчен көч алырга
Туганыңа кайтып сыен.
Ярдәмчесез hич калмассыз
Яшәп бергә тату, тигез дә.
Шул чагында сез батмассыз
Тормыш дигән бер диңгездә.
2004 ел
Фания Фаррахова Тухватуллина 27.06.2021 19:23 Заявить о нарушении