Был у меня хороший дедушка - на татарском языке
Краткое содержание:
Мой дедушка, Зиннатуллин Хурмат Зиннатуллович, был ветераном ВОв. Воевал в армии маршала Конева. Трижды был ранен, награждён несколькими медалями. Войну закончил в звании гвардии сержанта.
Дедушка всегда беспокоился и заботился о нас. Бабушка была такая же. Мы их очень любили.
Умер дедушка в 1969 году. Мне тогда было 10 лет.
Свидетельство о публикации №115070806380
Бабам керде төшемә:
,,Исәнме, кызым!,,-диде.
Кесәдән алып миңа
Ул ике конфет бирде.
,,Ачтымы соң тамагың?
Туңгансыңдыр да инде,
Төшкән икән сәдәбең,
Әйдә, безгә кер!-диде,-
Ашап чыгарсың шәңгә,
Пешеп чыктылар әле,,...
Сәдәп тага ул тунга,
Аркада - әби шәле.
Мин кергәнгә кунакка
Бик шатланды әбием.
Бу кадәрле хөрмәткә
Авыз колакта минем.
Вакыт үтә күңелле
Чәйләр эчеп, сөйләшеп,
Утырабыз түгелме
Күгәрчендәй гөрләшеп?..
Бабамның, һаман истә,
Оныклары уенда.
Әти-әни бит эштә,
Без урамда уенда.
Искәреп торыр иде,
Безнең өчен борчылып,
Иренми йөрер иде,
Бер кереп һәм бер чыгып.
Тәрәзә ачып карар,
Чыгар капка төбенә,
Урамны тагын урар
Ничә тапкыр көненә!
Кыш җитүгә ясады
Безгә чана-көрәкләр,
Ә җәйгә әзерләде
Матур калай чиләкләр...
Бабам керде төшемә:
,,Исәнме, кызым!,,-диде.
Бик еш төшә исемә -
Әйбәт бабам бар иде.
2004 ел
Фания Фаррахова Тухватуллина 12.09.2019 20:10 Заявить о нарушении