Нэрсэ сон ул мэхэббэт

Нэрсэ сон ул сою, мэхэббэт
Гомерлэрдэ житмэс анларга
Купме шагыйрь тезмэлэргэ салган
Янгырый мэнге матур жырларда.

Нэрсэ сон ул, мэхэббэт, ярату
Бэлки бетмэс шатлык бируче
Ин кайнар хислэргэ торендереп
Ожмахларга безне кертуче.

Нэрсэ сон ул, ягез эйтегез
Аштыручы зэнгэр куклэргэ
Шушы сою бэрабэренэ без
Жир читенэ риза китэргэ.

Нэрсэ сон ул, эйдэ уйлашыйк
Бэлки без бер жавап тобарбыз
Ярату хакына баш югалтып
Бетмэс ут, йорэккэ ягабыз.

Нэрсэ сон ул, эллэ лэззэтме?
Ин кайнары фани доньянын
Мэхэббэт очен,дип сикерэбез
Бозлы суларына дарьянын...

Нэрсэ сон ул, эллэ аннан башка
Бу доньяда яшэу юк микэн?
Эллэ инде шунын аркасында
Жимерелгэн тормышлар микэн?

Нэрсэ,нэрсэ, купме уйласакта
Белмим кайдан жавап табарга
Тозэтэ алмаслык хаталарны
Яралы йорэкне ничек ямарга?

Нэрсэ сон ул сою, мэхэббэт?
Ходай биргэн безгэ булэкме?
Мэхэббэт хакына башны ташка
Орырга сон икэн, кирэкме?

Нэрсэ ул? дуслар языгыз мина
Кем ничек ул хисне кичерэ
Упкын топлэренэ тошерэме?
Эллэ сезгэ бэхет китерэ.


Рецензии