Кире кайтмас балачак

Эткэйнен куллары кочле
Энкэйнен кулы йомшак.
Ничек кенэ сагынсанда
Кире кайтмас  балачак.

Этиемнен  карашлары
Мыек астыннан колу.
Энкэйнен бишек жырлары
Аркадан йомшак сою.

Безнен дэ бит балачак
Эти  кулында   уткэн.
Учтекилэр  истэ калган
Бары онытылган куптэн.

Кайтам эле, мичлэр ягам
Иске  бишмэтлэр  киеп.
Энкэем  бакый булсада
Йортка  ямь кертэм, диеп.

Мичне ягам, уйга калам
Куз  алдыннан бер китмэс.
Энкэйнен  назлы сузлэре
Исемнэн хич бер бетмэс.

Чыра ярып, утны тортеп
Жан кертэм самаварга.
Остэл янында бер узем
Бер кем юк  араларга.

Кулы кытыршы  булсада
йорэге йомшак була.
Эти-эни  искэ тошсэ
Кунелгэ  жылы тула.

Балаларны ойрэтик без
Нигезне  онытмаска.
Эти–эни исэн  чакта
Эзлэрне суытмаска.


Рецензии
Ноябрьдә бер ел була -
Әтием вафат инде.
Нинди көчле кеше иде,
Барыбер үлем җиңде.
Әнием дә карт шул инде,
Юк инде көче, хәле.
Әкрен генә, ипләп кенә
Яшәсен иде әле.

Фания Фаррахова Тухватуллина   10.09.2015 20:42     Заявить о нарушении