Арбашым туган авылым

Ачуланма мине газиз авылым
Язмыш куды инде чит жиргэ
Озак кайта алмасам, жырлыйм сине
Сагышларым кушып хяр жырга...

Ачуланма авылым, китте ,диеп
Бик яшисем килде куенында
Тормыш аты куды еракларга
Онытмадым, син гел уемда.

Ачуланма авылым еш кайтмасам
Торле чаклар инде булгандыр
Озакламам юлга чыгармын мин
Эткей-энкей котэ торгандыр.

Синен белэн бэйле яшьлек язы
Эрну, сагыш, бэхет, куз яше
Беркайчанда оныта алмастыр ул
Туган авылын, булса чын кеше...


Рецензии